Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гуманлы һөнәр ияләре

Дәүләтебез төрле максатлы программаларга җитди игътибар бирә. Әнә шул программалар ярдәмендә без материаль-техник базаларны, эш шартларын яхшыртабыз. Мондый учреждениеләрдә хезмәт куярлык белгечләр бармы? Бу сорау белән без ЦРБ баш табибы Ильяс Миңневәлиевка мөрәҗәгать иттек. - Ильяс әфәнде, учреждениедә беренчел медзвеноны кадрлар белән тәэмин итү хакында сөйләмәссезме? - Поликлиникада бүгенге көнгә...

Дәүләтебез төрле максатлы программаларга җитди игътибар бирә.
Әнә шул программалар ярдәмендә без материаль-техник базаларны, эш шартларын яхшыртабыз. Мондый учреждениеләрдә хезмәт куярлык белгечләр бармы? Бу сорау белән без ЦРБ баш табибы Ильяс Миңневәлиевка мөрәҗәгать иттек.
- Ильяс әфәнде, учреждениедә беренчел медзвеноны кадрлар белән тәэмин итү хакында сөйләмәссезме?
- Поликлиникада бүгенге көнгә окулист (үзебезнең район егетенең ординатура тәмамлаганын көтәбез), инфекционист һәм дерматолог юк.
- Ә ФАПларда?
- ФАПлар 100 процент кадрлар белән тәэмин ителгән.
- Модульле ФАПлар быел кайда төзеләчәген тагын бер кат искә төшерсәгез?
- Балтач һәм Тенештә. Олы Мәрәтхуҗада төзеләчәк яңа клубта бер почмак бирелә һәм алты-җиде ФАП ремонтлау күздә тотыла. 2014-2016 елларда ФАП Варварино белән Антоновкада төзү каралачак.
- Планнар зурдан икән. Район үзәгендәге дәваханәсендә нинди хыяллар белән яшисез?
- Беренче чиратта, реконструкцияне тәмамлау. Аннан район буенча эшкә сәләтле кешеләр арасында үлемне киметү, инфекциясез патологиядән саклау, ягъни йөрәк-кан тамырлары, онкологияне күздә тотабыз. Бу кешенең үзеннән тора, әлбәттә, бары ун процент кына медицинага бәйле.
- Димәк, үзебезне, бер-беребезне саклыйк, сәламәт булыйк.
Саубуллашыр алдыннан, баш табибка, күп кенә пациентларның гинеколог хакында бары җылы сүзләр генә әйтүләрен җиткердем, фикерен сорадым. «Бездә ике гинеколог. Раилә Корбангалиевна ординатурадан соң 7нче шәһәр клиникасында эшләгән, декрет ялыннан соң юллама белән безгә килде, УЗИ буенча белемен күтәрә, Наил Әсхәтович озак еллар РКБда тәҗрибә туплаган. Әйбәт белгечләр, алар ярдәмендә тиешле теләсә нинди мәсьәләне үзебездә хәл итәбез. Балалар үзебезнең бала тудыру йортында туа, димәк, бала тудыру сертификатлары үзебездә кала. Бу медицина хезмәткәрләренең яхшы эш хакы, яхшы дарулар алу мөмкинлеге дигән сүз».
Гинекологларны күрү теләге белән бала тудыру йортына юнәлдем. Наил Максутов Почтаренконы дәваханәдән чыгарга әзерли иде. Икенче бәбине тудырган әни (кесарев кисүе ясаганнар) шатлык тулы хисләре белән уртаклашты. "Беренче баламны тудырырга Яшел Үзәнгә җибәрделәр. Биредә, үзебезнең районда тудыру минем өчен зур чыгымнарны янда калдыру булды. Наил Әсхәтович ярдәме белән авырту сизмәдем дә. Ул бик яхшы табиб". Гинеколог кулында бер тапкыр кулланыла торган медицина җебе - бибраун. Аның бер кабы 18 мең сум тора. Пациентларга игътибар зур, алар бала тапкач дәвалау курсы ала. Болар һәммәсе дә сертификатның үзебезнең дәваханәдә калу нәтиҗәсе. Тәкъдимнәр китабына күз салсаң, пациентларның, гомумән, медицина хезмәткәрләре, шартлар-уңайлыклар хакында, туклану режимыннан канәгать булуларын аңлыйсың. Хәер, табиблар үзлөре дә биредәге яхшы эш шартлары тудырылуын әйтте. "Республиканың күп районнарында булганым бар, мондый бала тудыру йорты берничә генә",- ди Наил Әсхәтович.
Авыруларны кабул итү бүлмәсендә "РКБда тикшерелүгә каршы мин" дигән язулар бер-ике генә түгел... ЗАГС мәгълүматларына караганда, быел I кварталда 37 бала туган, шуның 33 әни безнең районда баласын тапкан. Чагыштыру өчен, узган ел шушы вакытта 27 бала теркәлгән, 14 әни Кама Тамагы бала тудыру йортында тапкан.
Җитәкчеләр райондашлары хакында кайгыртса, табиблар үз эшләренә җаваплы карый, күпсанлы пациентларның "рәхмәт" сүзе яшәтә аларны.
Рәсемдә: акушер-гинеколог Раилә Фәйзуллина, акушерлар Татьяна Гурьянова һәм Тамара Батюрина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев