Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гөрләде Сабантуйлар

Узган ялда район сабан туе игенчеләрне, районда яшәүчеләрне каршы алды.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләренең Кама Тамагы һәм Затон мәктәбе укучылары белән бергә әзерләнгән матур һәм күңелле прологтан соң котлау сүзе белән муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев чыкты.
"Элек-электән халык бу бәйрәмгә яхшы уңышка һәм киләчәккә ышаныч баглап җыела. Нәкъ менә шуңа күрә без бүген игенчелек эшен башкаручы авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез",-диде Зөфәр Галимуллович игенчеләргә һәм районда яшәүчеләргә рәхмәт белдереп. Аларга бәйрәмдә күңелле ял итүләрен теләде.
Сабан туе флагын күтәрү хокукы узган елгы Сабан туе батыры Лениз Абдуллин һәм агымдагы елгы чәчү батыры Сергей Удачинга бирелде.
Бәйрәм традицион рәвештә бүләкләүләрдән башланды. Зөфәр Гарәфиев Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мактау грамоталары тапшырды, аңа "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Барыш, Варварино, Олы Бортас бүлекчәсе җитәкчеләре Мөсәлим Сабиров, Дамир Сабиров һәм Ислам Шаһиев лаек булды. Аннан соң язгы кыр эшләрендә җиңүчеләр һәм алдынгы терлекчеләргә муниципаль район Советы мактау грамоталары тапшырылды. Алар арасында "Кама Тамагы" АХП директоры Рифат Вәлиев, Ленин исемендәге хуҗалык директоры Мидхәт Гыймадиев, "Олы Кариле" ААҖ директоры Вәкил Касыймов, "Кама Тамагы" АХПның Сөйки бүлекчәсе механизаторы Сергей Удачин, Ленин исемендәге хуҗалык
сыер савучысы Лилия Садриева, "Кама Тамагы" АХПның Сөйки бүлекчәсе көтүләрне яңарту технологы Наталья Чередилина, "Кама Тамагы" АХПның Олы Салтык бүлекчәсенең мөгезле эре терлектән үсеш алу операторы Рәхилә Талипова, "Олы Кариле"ААҖ мөгезле эре терлек симертү операторы Хәниф Гыйззәтуллин. "Ак Барс"холдинг компаниясе" ААҖ мактау грамоталарын басу хезмәтчәннәренә холдинг директоры урынбасары Елена Алешина тапшырды.
Бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар да күп килгән иде. ТР Президенты котлавын республиканың юстиция министры Мидхәт Корманов укыды. ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннар комитеты рәисе Әхәт Юлашев тыл хезмәтчәннәренә-юбилей медальләре, районның актив ветераннарына ТР ветераннар Советы мактау грамотасын тапшырды.
Районыбызның үсеш картинасын саннарда күрергә мөмкин. Яңа туган сабыйлар, өйләнешүчеләр саны арта, өлкән яшьтәгеләрнең тормыш тәҗрибәсе шатландыра.
Изге традиция буенча мәйданга күптән түгел генә гаилә корган яшь парлар чакырылды. Агымдагы елда алар 31 пар, узган елгы Сабан туеннан бүгенге көнгә кадәр 107 яңа гаилә төзелгән. Шулай ук бергә яши башлауларының истәлекле юбилейларын билгеләп үтүче гаилә парлары да хөрмәтләнде, аларга Зөфәр Галимуллович түбәтәй һәм ак шәлләр бүләк итте.
Рәсми өлештән соң мәйданда көчлеләр, кыюлар һәм осталар бәйрәме старт алды. Милли уеннар, ярышлар, аттракционнар, яшьләр һәм тәҗрибәле кунаклар игътибарын үзенә тартты.
Нинди Сабан туе ат чабышларсыз үтсен. Атлар турында җырларда җырлана, атлар соклану тудыра һәм таңга калдыра, ук кебек алга ыргылучы атлар һәрвакыт мондый бәйрәмнәрнең бизәге булып тора. Агымдагы елда ат чабышларында районның авыл җирлекләреннән 13 ат катнашты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм ведомство структурасы белгечләреннән торган хөкемдарлар коллегиясе иң элек ике ярымфинал чабышы, аннан соң финал үткәрде. Ат чабышында Красновидово авылыннан Алексей Караковның Маруся кушаматлы аты беренчелекне яулады. Олы Кариледән Айнур Галимҗановның Чайкасы, Чаллыдан Фәнил Минвәлиевның Йолдызы һәм Кирельскийдан Сергей Мустаковның Малыш кушаматлы атлары да призлы урыннар яулады.
Милли көрәш Сабантуйларының бизәге булып тора. Абсолют батырны белмичә бәйрәмнән китүчеләр бик аздыр. Традиция буенча көрәшне балалар башлап җибәрде. Аннан соң көчле ир-атлар мәйдан тотты. Һәркемне бер генә сорау борчый: кем өстен чыгар, иң көчле исеме кемгә бирелер? Ниһаять, күптән көтелгән мизгел, җиңүченең исемен игълан итәләр. Агымдагы елда Кече Салтыктан Равил Мөбәрәкшин батыр калды. Башка үлчәү категориясендә җиңүчеләр: Балчыклыдан Илнар Кәлимуллин (65 килограмм), Казаннан Айрат Фаязов (75 килограмм), Казаннан Дамир Габидуллин (85 килограмм). Яшьләр арасыннан Кама Тамагыннан Фаил Миңнеҗанов Сабантуй батыры калды. Ике батырга да бәйрәмнең төп призы-тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ярышта җиңүчеләрнең барысына да бүләкләр бирелде.
Мәйданның уң ягында балалар аттракционнары урнашкан иде. Таганнар, карусель, күпертелгән батутлар һәм таучыклар балаларда зур шатлык хисе тудырды. Моннан тыш, пневматик тир, дартс бар иде, лотерея, татлы мамык һәм башкалар белән сату иттеләр. Балалар аттракционы Марий Эл республикасыннан килгән иде.
Теләгән кеше таш күчерү, дилбегә һәм таяк тартышу, кул көрәштерү, гер күтәрү, көянтә-чиләк күтәреп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, колгага менү, аркылы колгада бару, капчык сугышы һәм күп кенә башка төр уеннарда катнаша алды.
Бизәлгән җигүле атлар һәр ел саен Сабан туеның бизәге булып тора. Бу юлы Ленин исемендәге хуҗалыктан килгән Гарифҗан Байтимеров аты иң матуры иде. Аңа картина бүләк ителде.
Волейбол командалары ярышында Кама Тамагыннан ветераннар командасы кабат үзенең осталыгын күрсәтте- алар беренчелекне яулады. Икенче урында район үзәгеннән яшьләр җыелма командасы, өченче урында Куйбышев Затон җыелма командасы.
Аркан тартышу ярышында Олы Кариле МСУ командасы беренчелекне үзенә алды, икенче урында Кама Тамагы МСУ һәм өченче урында Яңа Сала МСУ командасы.
Күп санлы хәйриячеләр ярдәме белән бәйрәмнең бүләкләре зур һәм күп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев