Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиләкле җәй

Июль -җәй аеның иң кызу вакыты, җиләк-җимеш чоры! Елның бу фасылы уңай килде, кояшлы матур көннәре белән сөендереп тора.

Быел да узган елдагы кебек җир җиләге ишелеп уңды. Район халкы, кайткан кунаклар аны кәрҗин-кәрҗин җыйды. Уңган хуҗабикәләр хуш исле, искиткеч тәмле кайнатмаларны, шулай ук суыткычта туңдырып кышка мулдан әзерләп куйды. Табигать-Анабыз юмарт бит ул: бер үк вакытта бәйләм-бәйләм мәтрүшкәсен дә кыстыра кайтты. Ә кыш көнендә җиләкле, мәтрүшкәле чәй эчүнең ләззәтен кем генә белми икән?! Бер-бер артлы чия, карлыган, кура җиләге пеште. Райпо мәйданчыгында иртәдән чияне килограммы 60-80, кара чияне 100, кура җиләген 100-150, карлыганны 100-150 (эресен), кызыл карлыганны 80 сумнан сатып алырга мөмкин. Шулай ук сатуда килограммы 30-40 сумнан кыяр, 40 сумнан яңа өлгергән кишер, 30-35 сумнан яшь бәрәңге дә бар.Райпо халыктан җиләк-җимеш кабул итү белән шөгыльләнми. "Сату ничек бара?» дигән соравыма район үзәгендә яшәүче Гөлшат апа Мусина (рәсемдә): «Алалар, уңышлы гына сатып җибәрәбез»,- диде. Гөлшат апа бу акчаның пенсиягә өстәмә булуына сөенеп әйтте, үзе дә ике оныгына югары белем алуда акчалата ярдәм итәргә тырыша икән. Тиздән сатуга слива, алма, крыжовник һәм башка яшелчәләр дә чыгар. Шәт, иншалла, кышка зур хәзерлек, запас белән керербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев