Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гадәттән тыш хәл килеп чыкса?

Узган атна ахырында янгын хезмәте район газетасы хәбәрчесе белән берлектә рейд үткәрде. Аның максаты- район үзәгендәге Комаров урамы торак комплексы ишек алларында шәхси автомашиналар куюны тикшерү булды. Рейд барышыннан ачыкланганча, кайбер очракларда ишек алларына куелган шәхси автотранспорт янгын һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта махсус техника хәрәкәтенә комачаулый. Бу...

Узган атна ахырында янгын хезмәте район газетасы хәбәрчесе белән берлектә рейд үткәрде. Аның максаты- район үзәгендәге Комаров урамы торак комплексы ишек алларында шәхси автомашиналар куюны тикшерү булды. Рейд барышыннан ачыкланганча, кайбер очракларда ишек алларына куелган шәхси автотранспорт янгын һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта махсус техника хәрәкәтенә комачаулый. Бу проблеманың әһәмиятен рейдны оештыручылар урыннарда үзләре күрде. Болай да тар урыннарга машиналар куелган. Һәм күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен гадәти хәлгә әверелгән. Бу ишек алларыннан узганда янгын сүндерү машинасын йөртүчеләргә миллиметрга кадәр араны исәпләргә кирәк, ә кайвакыт шәхси транспорт чаралары арасыннан бөтенләй узып булмый. Янгын сүндерергә барганда һәр минут кадерле. Махсус техника вакытында килеп җитсә дә урынга кереп булмый. "Тар урамнан узганда машинага зыян китермичә керерлек түгел. Башка керү юлын эзләгәндә кыйммәтле вакытны югалтабыз. Мондый хәлләр район үзәгендә һәм елгачылар бистәсендә еш була",-ди район янгын часте җитәкчесе Эдуард Гыйләҗев. Янгыннар күбесенчә торак йортларда чыга. Әгәр ул көндез икән, юлга куелган машиналар комачаулык итә, кичен булса хәл икеләтә катлаулана. Автомашина хуҗалары игътибарын кабат әлеге хәлгә юнәлтәсе килә, шәхси автотранспорт чарасын торак зонага куйганда аларның янгыннар килеп чыкканда яки гадәттән тыш хәлләр булганда техникага керү һәм янгын баскычлары кую өчен комачаулык тудыруын онытмасыннар иде. Мондый рейдлар ДАИ хезмәткәрләре катнашында да үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X