Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фермер могҗизага ышанырга тиеш

Сишәмбе көнне район хакимиятенең утырышлар залында фермерлар, крестьян хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы башлыклары катнашында конференция үткәрелде, анда муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Александр Молокин һәм Илгиз Фәткуллов катнашты.

Эш барышында фермерларның нинди кыенлыклар белән очрашуы хакында район фермерлар ассоциациясе рәисе Әхмәт Биккинин сөйләде.

"Мин техниканы арендага алып, йөз гектар җирдә эш башладым. Берникадәр вакыттан соң җирләрне арттырдым. Хәтта тәҗрибә дә фермерны начар һава шартларыннан саклап кала алмый. Шуңа күрә булачак уңышны һәрчак иминләргә кирәк дип саныйм. Авыл хуҗалыгында кече бизнесны яклаучы дәүләт программасы барлыкка килгәнгә шатланам. Бәлки, бу фермерлыкны үстерүдә яңа алым булыр, әмма җирнең кадастр бәясе, пенсия күчермәләре арта, ашламаларны статистикага отчет бирүчеләр генә ала, лизинг компанияләре техниканы процентын арттырып тәкъдим итә, дәүләт тарафыннан авыл хуҗалыгына дотация бирүдә проблемалар бар. Әмма бернигә карамастан, мин могҗизага ышанам. Безгә алмашка актив яшьләр килер һәм дәүләт аларга ярдәм күрсәтер".

Теманы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК предприятиеләрен реструктуризацияләү һәм агробизнесны үстерү бүлеге җитәкчесе Александр Молокин дәвам итте. Ул яңа эш башлаган фермерлар һәм гаилә фермаларын яклау программасына тукталды. "Гаилә фермаларын үстерү Россиядә 2009 елда ук башланды. ТР Президенты күрсәтмәсе буенча 2010 елда бу юнәлеш республикада актив үсеш алды, моның өчен ташламалы кредит шартлары эшләнде, технологик җиһазлар сайланды, фермаларга керү юллары төзекләндерелде. Республика тарафыннан фермерларны яклау өчен акча бүлеп бирелде, нәкъ менә шулар программага федераль ярдәм нигезе булачак. Безнең республикада умартачылыкка ярдәм грантлары гамәлдә. Яңа программалар белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. Игътибар белән укыгыз һәм чикләүләргә игътибар итегез. Истә тотыгыз, барлык шартларны саклаганда агымдагы елда эш башлаган фермер, ә бер елдан соң гаилә фермасы башлыгы буларак ярдәм алырга мөмкин».

ЕСХН программасы буенча салым салу нечкәлекләре белән салым хезмәтенең дәүләт инспекторы Ирина Вязникова таныштырды. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә кредит бирү программалары турында "Ак Барс" банкы өстәмә офисы идарәчесе Ирина Бастрыгина сөйләде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Дмитрий Юманов ташламалы программаларда катнашу нәтиҗәләрен билгеләп үтте. Конференциядә Татарстан фермерларының җиденче съездына делегатлар сайланды; алар: Әхмәт Биккинин, Илсур Хәмидуллин, Сергей Фәйзуллин һәм Мансур Галимҗанов.

Конференция эшенә Зөфәр Гарәфиев йомгак ясады. Ул билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгында кече предприятиеләрнең киләчәге зур. Фермерлыкны үстерү өчен яңа программалар, авылларда торак төзелеше моңа мисал булып тора. "Без үз чиратыбызда җирдә хезмәт итәргә теләгән һәр авыл хезмәтчәненә ярдәм итәргә тырышабыз", диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев