Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Файдалы очрашу

28 июльдә Мордва Каратаенда үзенчәлекле чара булды. Күптән түгел төзелгән яңа клубка халык агыла, яше-карты, тирә-як авыллардан да килүчеләр хәйран. Халык белән очрашуга бер мандатлы Апас сайлау округыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев килде. Алар җыелган халыкны бәйрәмнәр...

28 июльдә Мордва Каратаенда үзенчәлекле чара булды.

Күптән түгел төзелгән яңа клубка халык агыла, яше-карты, тирә-як авыллардан да килүчеләр хәйран. Халык белән очрашуга бер мандатлы Апас сайлау округыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев килде. Алар җыелган халыкны бәйрәмнәр белән котлады: мөселманнарның Ураза гаете булса, христианнарның чукындыруны кабул итү көне иде. Һәркемгә сәламәтлек һәм иминлек теләде. "Менә өлкәннәр беркайчан да зарланмас, - диде Зөфәр Галимулла улы. - Чөнки алар бу тормышта төрлесен күргән. Язмыш аларны төрле яктан сынаган". Аны хуплап әби-бабайлар баш кагып килеште. Зөфәр Галимулла улы фикерен дәвам итеп, Илшат Рәфкать улы Татарстаныбызның сыйфат ягыннан да яңа үсеш юлына басуын, икътисад, социаль өлкә, милләтара мөнәсәбәтләрдәге барлык казанышларыбызның тормышны яхшыртуга юнәлдерелүен, төрле программалар нигезендә уңышларга ирешүебез хакында сөйләде. Бүгенге сәясәткә кагылды. Аннан соң сорауларга җавап бирделәр. Озак еллар механизатор булып эшләгән Федор Афимов борчылып: «Казанга барганда бөкеләргә гаҗәпләнәм, ә кырда эшләргә техника юк»,- ди. Ашлыкны югалтуга да борчу белдерде пенсионер. - Техника хәзер дә бар, районда 35 комбайн исәпләнә, - диде район башлыгы. - Гомумән, аларның эш сыйфаты элеккеләргә караганда яхшырак. Төрле өлкәгә кагылган сораулар күп булды. Шуларның берсе - Ишем авылына юл салу һәм социаль объектларга капиталь ремонт. - Районда төрле программалар гамәлдә. Ел саен һәр ике торак пунктка юл салына һәм клубларга ремонт үткәрелә. Ишемгә юл салу киләсе ел программасына кертелгән. Соңгы тугыз елда күп нәрсә эшләнде: юллар, төзелешләр. Саный китсәң хәйран гына, - дип җавап бирде район башлыгы. Аннан соң республиканың 2012-14 елларда төзелеш һәм капиталь ремонт программасы нигезендә төзелеп, файдалануга тапшырылган яңа мәдәният йортларының үзара алышу концерты кысаларында югары ослан районы үзешчәннәре әзерләгән чыгышны тыңладылар. Алар төрле һөнәр ияләре, үзләре дә төрле яшьтә булуына карамастан, матур җырлары белән халык кәефен күтәрде. Киң күңелле каратайлылар аларны чәчәкләр, алкышлар белән хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев