Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эстафета тапшырылды – эш кимемәде

Татарстанда Мәдәният елы тәмамланды. Ул күп кенә уңай үзгәрешләр алып килде.Узган ел районда Бәрлегуҗа авылында яңа мәдәният йорты файдалануга тапшырылды, Кыртапа һәм Олы Кариледә ике бина реконструкцияләнде, Тенештәге мәдәният йортын агымдагы елның февралендә файдалануга тапшырырга планлаштырыла. - Гомумән алганда, ел дәвамында райондагы 36 мәдәният йортында 5779 мәдәни-күңел ачу чарасы үткәрелде,...

Татарстанда Мәдәният елы тәмамланды.

Ул күп кенә уңай үзгәрешләр алып килде.Узган ел районда Бәрлегуҗа авылында яңа мәдәният йорты файдалануга тапшырылды, Кыртапа һәм Олы Кариледә ике бина реконструкцияләнде, Тенештәге мәдәният йортын агымдагы елның февралендә файдалануга тапшырырга планлаштырыла. - Гомумән алганда, ел дәвамында райондагы 36 мәдәният йортында 5779 мәдәни-күңел ачу чарасы үткәрелде, аларда 200дән артык мәдәният бүлеге хезмәткәре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясады, аларны 150 меңгә якын тамашачы карады,-ди мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәсимә Ибәтуллина. - Район бюджетыннан район мәдәният йортына 270 мең сумга якын акча бүлеп бирелде. Бу акчага музыкаль аппаратура, күпертелгән аттракцион, "Тау ягы" фольклор коллективының өлкән һәм балалар составы өчен сәхнә костюмнары алынды. Республика бюджетыннан 900 мең сумга якын акча җиһазлар сатып алу һәм реконструкцияләнгән ике мәдәният йортын җиһазлау өчен тотылды. Хәзер райондагы биш мәдәният йорты- Сөйки, Куйбышев Затон, Кыртапа, Мордва Каратае, Олы Кариле һәм район мәдәният йортында тамашачылар залында яңа заманча кәнәфиләр урнаштырылды. Бу мәдәният йортлары кирәкле тавыш яздыру һәм музыкаль аппаратура белән җиһазландырылды. Әлеге чыгымнар өчен акча реконструкцияләнүче Тенеш мәдәният йортына да салынган. Тагын дүрт мәдәният йорты- Кыртапа, Бәрлегуҗа, Олы Мәрәтхуҗа һәм Олы Карамал да җиһазлар белән өлешчә тәэмин ителде, кайсына җиһазлар, кайсына аппаратура бирелде. 2015 елда алар тулысынча кирәкле җиһазлар һәм аппаратура белән комплектланыр дип ышанабыз. 2014 елда ЦКДОНның социаль проектлар конкурсында катнашуы тагын бер әһәмиятле вакыйга булды, анда хезмәткәрләр үзләренең тавыш яздыру студиясен булдыру проектын яклады. Район мәдәният йортында бүлмәләр әзерләнде, җиһазлар кайтартылды. Яңа ел алдыннан гына "Cubase 6 Original" тавыш программасы кайтартылды. Бүлек белгечләре хәзер җиһазларны һәм тавыш яздыру процессын өйрәнә. Программа куелуга фонограммалар яздыра башлыйбыз. Моның никадәр мөһим булуын безнең артистларның "Татар моңы" республика конкурсында катнашу өчен бер минусовка яздыруның 4500 сумга төшүен дә әйтү җитәдер. Тавыш яздыру студиясе үзебездә булса, без концерт номерларын яздыруда экономияләп кенә калмыйча, фонограммалар яздырып акча да эшли алачакбыз. Узган ел Тәмте авыл мәдәният йорты коллективы авыл җирлекләре арасындагы республика конкурсында 100 мең сум грант отты. Бу акчага музыкаль җиһазлар һәм тавыш көчәйткеч аппаратура сатып алынды. 2015 елда экология, крайны өйрәнү буенча проектларда катнашып грантлар алырга мөмкин. Бу конкурсларда клублар, китапханә һәм музейлар катнаша ала. Районда бу юнәлештә эш алып барыла инде. Иң мөһиме - үз көчеңә ышанып кызыклы проектлар эшләп, аларны конкурска җибәрергә кирәк. Ә аннан соң аларны үз клубыңда һәм китапханәдә тормышка ашырырга мөмкин. Бүгенге көндә районда 6 халык коллективы эшли, узган ел алар барысы да диярлек үз исемнәрен аклады. Алар арасында "Мордва бизәкләре" вокаль ансамбленә үз өстендә эшләргә кирәк. Безнең үзешчән артистлар барлык республика конкурсларында да актив катнашырга тырыша. Болар барысы да клуб эше турында күзаллауны киңәйтергә, аның яңа формаларын үстерергә, клуб һәм китапханәләргә халыкны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Узган ел Куйбышев Затон штпдан театр коллективы "Иделкәем" республика фестивале лауреаты булды, ә Иске Казиледән "Көмеш моңнар" коллективы "Иске Казан-түгәрәк уен" фольклор фестивалендә катнашып лауреат исеме алды. Фәрит Садыйков һәм Суфия Гобәйдуллина составындагы вокаль дуэт "Балкыш" республика фестивале лауреаты, ә Тәмтедән "Калейдоскоп" вокаль инструменталь ансамбле Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Җыр батырлыкка рухландыра» республика конкурсы лауреаты булды. Ике ел рәттән Бәрлегуҗа авылында гармунчылар конкурсы үткәрелә. Агымдагы елда без аның кысаларын киңәйтеп, анда катнашу өчен Идел аръягы зонасыннан да гармунчылар чакырырга планлаштырабыз. Узган ел якташыбыз Флера Сөләйманованың юбилее булды, без аңа багышлап конкурс үткәрә алмадык. Әмма агымдагы елда бу идеяне тормышка ашырырбыз дип уйлыйм. Конкурс март аена планлаштырылган һәм ул җырчының туган көненә багышлап үткәреләчәк. Республикада Мәдәният елы тәмамланды, ул эстафетаны Әдәбият елы, парк һәм скверлар елына тапшырды. 2015 елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Без оешма һәм учреждениеләр өчен положение әзерләдек, аның нигезендә хезмәт коллективлары арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар конкурсы үткәреләчәк. Болар барысы да чыгышлар программасын сизелерлек төрлеләндерер дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев