Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшкә бәя бирелде

Узган сишәмбедә безнең районга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш визиты белән килде.

Иң беренче булып Куйбышев Затонда ябык грунтта кыяр һәм помидор үстерү белән шөгыльләнүче "Рост.Ок" теплица хуҗалыгын карадылар. Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм рәсми затлар белән бергә алар шәхси предприятие эше белән танышты. Фәрит Хәйруллович җитештерү күләме, технологияләр, эшләүчеләр саны, сату базары, конкурентлык, киңәю мөмкинлекләре белән кызыксынды. Предприятие директоры Леонид Нагаев барлык сорауларга да аңлатма бирде.

Аннан соң делегация Затон урта мәктәбендә булды. Биредә җәен бинага ясалган капиталь ремонтка уңай бәя бирелде. Фәрит Мөхәммәтшин мәшгульлек үзәге оештырган пенсионерларны компьютер белән эшләргә өйрәтү дәресендә дә булды. Бүгенге көндә Кама Тамагы һәм Куйбышев Затонда мондый өч төркем шөгыльләнә, өлкән яшьтәгеләр анда бик теләп йөри. Фәрит Хәйруллович шулай ук озайтылган көн төркеме дәресләрендә булып, укытучылар белән сөйләште.

Муниципаль район Советының XVII утырышы район мәдәният йортында үткәрелде. Аның эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин, Наил Вәлиев, Валентин Кострин, ТР юстиция министры Мидхәт Корманов, республика органнарының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Утырышка муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, федераль һәм республика ведомство структур бүлекчә җитәкчеләре, гомумбелем бирү мәктәпләре һәм мәдәният йорты директорлары, ФАП мөдирләре, иҗтимагый оешма вәкилләре чакырылган иде.

2011 елга җирле үзидарә органнары эшчәнлеге һәм һәм 2012 елга бурычлар турындагы отчет доклады белән муниципаль район башлыгы - муниципаль район Советы рәисе Зөфәр Гарәфиев чыкты.

Докладта эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә отчет чорына эшнең төп параметрлары чагылдырылды.

Доклад буенча фикер алышуларда "Кама тамагы гипс руднигы" ААҖ генераль директоры Сергей Алешин, Сөйки авыл җирлеге башлыгы Людмила Сахарова, Тәмте урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Лидия Акутина катнашты. Красновидово авыл җирлеге башлыгы Владимир Оленин үз тәкъдимен җиткерде. Чыгышларда авыл мәктәпләрен саклап калу, Тәмтедә балалар бакчасы төзелеше, Куйбышев Затонда Столяров исемендәге мәдәният йортын җиһазлау, Красновидово урта мәктәбен капиталь ремонтлау һәм башка мәсьәләләр яңгырады.

Фәрит Хәйруллович үз чыгышында билгеләп үткәнчә, район башлыгының горурланып сөйләрлеге бар, чөнки соңгы позитив үзгәрешләр күренеп тора.

Ул республиканы социаль-икътисадый үстерү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде, аеруча масштаблы проектларны тормышка ашыру, элек ябылган мәгариф учреждениеләрен ачу планы, мәктәпләрне капиталь ремонтлау, клублар төзелеше, юллар төзелеше һәм башка проектлар белән таныштырды, районда эшләүчеләрне перспективалы федераль һәм республика программаларында актив катнашырга чакырды. Терлекчелек тармагындагы эшләр өчен тәнкыйтьләде, әмма шәхси ярдәмче хуҗалыкларда уңай тенденция күзәтелә. Ул шулай ук демографик хәлгә дә тукталды.

Ахырдан Фәрит Хәйруллович илдәге сәяси хәлне, аның эчке һәм тышкы күренешләрен сурәтләде, соңгы елларда ачык чагылган тотрыклылыкны билгеләде. Ә аны тагын да ныграк беркетү өчен без барыбыз да 4 мартта Россия Федерациясе Президенты сайтларында тавыш бирергә тиешбез.

Совет утырышы ахырында бүләкләр тапшырылды. Фәрит Хәйруллович "Россельхозбанк" ААҖ Татарстан региональ филиалы өстәмә офисы идарәчесе Любовь Лизунинага "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" күкрәк билгесе һәм таныклыгы тапшырды, ә Тенеш штп башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нәсилә Лебедевага ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Рәсемдә: «Рост.ОК» теплицасын карау вакытында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X