Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшләр һәм планнар

Бәйрәм көнендә ратуша утырышлар залында муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев район хезмәт коллективлары белән очрашты. Чарада ТР юстиция министры Мидхәт Корманов катнашты.

Зөфәр Галимуллович үзенең чыгышында соңгы вакытта районда булган уңай үзгәрешләргә тукталды. Бу - Тенеш поселогында шәһәрне оештыру предприятиесендә хезмәт хакының артуы, мәгариф өлкәсендә берьюлы берничә объектка капиталь ремонт, флотның Куйбышев исемендәге ремонт базасында акрынлап булса да, проблемалар хәл ителә, үзәк район сырхауханәсенең реконструкцияләнгән бүлекчәләренә заманча яңа җиһазлар кертелү. Район яңа производство - Сөйки руднигында гипс эшкәртү заводы төзелешенә һәм Тәмтедә бакча-теплица хуҗалыгын киңәйтүгә зур өметләр баглый. Эшләр уңай барса, әлеге предприятиеләр салым салу хисабына район бюджетын тулыландырып кына калмыйча, яңа эш урыннары да булдырачак, район яшьләрне җәлеп итәрлек булачак, димәк, демография хәле дә яхшырачак.
Районда сәүдә юнәлеше түгел, ә җитештерүне өстен күргән кече эшмәкәрлеккә җитди игътибар бирелә.
Соңгы елларда сыйфат ягыннан каты өслекле юллар челтәре шактый артты. Асфальтлы юллар бик еракта урнашкан авылларга кадәр җитә. Әлбәттә, бу планда эшләр шактый, әле җитмәсә, мәгариф учреждениеләрен оптимальләштерү район алдына бөтенләй башка бурычлар куя.
Торак төзелеше планында зур эш башкарылды. Сугыш ветераннары өчен яңа 108 фатир аларның торак шартларын яхшыртты.
Һичшиксез, барлык мәсьәләләр дә хәл ителмәгән, төзелеш, җитештерү тармагын үстерү планында күпне эшлисе, иң мөһиме - максатны күрәсе һәм аңа омтыласы бар.
Мидхәт Мәсхудович республикадагы эшләргә, халык хуҗалыгының төп юнәлешләрендәге үсеш планына тукталды.
Ул залда утыручыларны бәйрәм - Халыклар бердәмлеге көне белән котлады, агымдагы елның декабрендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашырга өндәде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев