Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшкә әзер

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Ак брас" холдинг, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, янгын сүндерү инспекциясе вәкилләре предприятие биналарын һәм җиһазларын карады. Быел ХППда ашлык кабул итү өчен яңа проба алгыч куелган, әмма искесен дә алмаганнар. Икесе дә эшкә әзер. Катлаулы очрак килеп чыкканда бер-берсен алыштыра ала, эштә...

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Ак брас" холдинг, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, янгын сүндерү инспекциясе вәкилләре предприятие биналарын һәм җиһазларын карады.

Быел ХППда ашлык кабул итү өчен яңа проба алгыч куелган, әмма искесен дә алмаганнар. Икесе дә эшкә әзер. Катлаулы очрак килеп чыкканда бер-берсен алыштыра ала, эштә өзеклекләр булырга тиеш түгел. Комиссия тулы хуҗалык исәбендә булуына карамастан, ашлык кабул итү предприятиесенең төгәл эшләвен билгеләп үтте, иске җиһазлар яхшы хәлдә, яңасын да сатып алалар, ел саен биналарга ремонт ясала, барлык таләпләр үтәлә. Коллектив биредә тату, үз эшен яхшы белә. -Хәзер кабул иткәндә ХППга бәя куелмый, - ди авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл хуҗалыгы продукциясе әзерләү һәм эшкәртү бүлеге белгече Анатолий Никитин, - предприятие я әзер, я юк. Әмма "Кама Тамагы ХПП" буенча нәтиҗә бер: эшкә әзерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X