Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшче яшьләр авылда кала

Татарстан Франция һәм Бельгиядән WorldSrills Competiton үткәрү хокукын отты. 2019 елда Казанда эшче һөнәрләр буенча чемпионат үткәрелә. Мондый карар дүшәмбе көнне Сан-Паулуда WorldSrills International генераль ассамблеясендә халыкара жюри тарафыннан чыгарылды. Татарстан делегациясен Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Үз территориясендә чемпионатны кабул итү хокукына шулай ук Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәре...

Татарстан Франция һәм Бельгиядән WorldSrills Competiton үткәрү хокукын отты. 2019 елда Казанда эшче һөнәрләр буенча чемпионат үткәрелә. Мондый карар дүшәмбе көнне Сан-Паулуда WorldSrills International генераль ассамблеясендә халыкара жюри тарафыннан чыгарылды. Татарстан делегациясен Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.

Үз территориясендә чемпионатны кабул итү хокукына шулай ук Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәре дә көрәште, әмма жюри әгъзаларының күпчелеге Казан өчен тавыш бирде. Эшче һөнәренең абруе күтәрелү турыдан-туры төбәкнең икътисадый үсешенә бәйле. Бүген республика җитәкчелеге һәм аның лидеры Рөстәм Миңнеханов үз алдына куйган иң өстенлекле бурычларның берсе.

Хәзер, 1990 елларда популярлыгы югалган эшче һөнәрен торгызып, республика яшь осталарның эшкә ихтыяҗын канә-гатьләндерергә омтыла. Аларның эшләреннән канәгать калуы артканнан-арта. Авылда уңайлы көнкүреш шартлары булдырмыйча, белем дәрәҗәсен һәм квалификацияне арттыру курслары белән тәэмин итмичә, лаеклы хезмәт хакы булдырмыйча моңа ирешеп булмас иде.

Татарстан җитәкчелеге республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм ВУЗлары белән берлектә эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм үстерүдә кызыксына. Узган елны Татарстанда биш ресурс үзәге пәйда булды, быел тагын бишәү ачылачак. Республикада барлыгы заманча 25 ресурс үзәге булачак. Көллиятләр һәм югары уку йортлары җирле товар җитештерүчеләр белән хәзер бөтенләй башка мөнәсәбәттә. Безнең районда сәнәгать предприятиеләрендә, авыл хуҗалыгында һәм башка тармакларда эшләүче квалификацияле эшче һөнәре белгечлегеннән булган яшьләр аз түгел. Алар барысы да туган поселокларында, авылларында калып эшлиләр, балалар үстерәләр, йортлар төзиләр.

Олы Салтык фермасы сыер савучысы Алсинә Гайнетдинова фермага мәктәпне тәмамлаганнан соң ук килә. Ул ун елдан артык инде биредә сыер сава, үз эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр белә, бу эшкә тәҗрибәле остазларыннан өйрәнгән. Ире Рамил дә фермада сыер савучы булып эшлим. Гайнетдиновлар гаиләсе беренче балаларын көтә, иренең әти-әнисе белән яшиләр, туган авылларыннан китәргә җыенмыйлар. Алсинә авылда, агросәнәгать комплексында эшләүче һәм яшәүче яшь гаиләләр өчен бүген шәхси торак төзелешенә субсидия алырга мөмкинлек бирүче республика президент программасы барлыгын белә. "Күп кенә яшь гаиләләрнең әлеге программада катнашуларын һәм бик канәгать булуларын беләм. Ирем гаиләдә төпчек малай, бездә, татарларда, гадәткә кергәнчә, ул әти-әнисе белән яшәргә калган. Өебез иркен, эшебез, йорт яны бакчабыз бар. Эшли белгән кешене җир туендыра",-ди яшь ханым.

Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖ корпус, эретеп ябыштыру участогының суднолар корпусын ремонтлау буенча яшь белгеч Сергей Романов предприятиедә бер елга якын эшли. Өч ай ул суднолар корпусы ремонтлаучы өйрәнчеге була, аннары аңа өченче разряд бирлә. Бүген Сергей суднолар ремонтлауда эшли, һөнәренең барлык нечкәлекләрен үзләштерүне дәвам итә, тәҗрибәле хезмәттәшләре аңа киңәш белән дә, суднолар ремонтлау барышында барлыкка килгән катлаулы бурычны хәл итүдә дә булышырга әзер. Романовлар гаиләсе елгачылар поселогында төпләнгән, эшлиләр, ике бала үстерәләр.

Аркадий Подгорнов, "ЕК-14" үзйөрешле төягеч машина машинисты- "Гипс руднигы"ААҖның яшь, перспективалы хезмәткәрләренең берсе. Аркадий районның шәһәр төзүче предприятиесе булган поселокта туып үскән, армиягә кадәр экскаваторчы һөнәренә өйрәнә, аннары үзйөрешле машина йөртүчеләрне әзерләү пунктында уку комбинатында курслар тәмамлый һәм гипс руднигына эшкә керә. Предприятиедәге лаеклы хезмәт хакы, үсеш перспективасы яшь белгечтә иртәге көнгә ышаныч тудыра.

Эшче яшьләр районда аларга ТР җитәкчелеге күрсәткән ярдәмне тоя, шуңа күрә туган якларыннан китәргә теләми. Аларның хезмәте таләп ителгән. Бүген хезмәт базарында югары квалификацияле эшчеләргә ихтыяҗ зур. Яшьләр моны аңлый һәм квалификацияләрен күтәрергә тырыша. Хәзер эшче һөнәре абруен арттыру кирәкле һәм мөһим- республика җитәкчелегенең бар тырышлыгы шуңа юнәлдерелгән. Районның эшче яшьләрен иртәге көнгә ышанычы булган, инде күпчелегенең үз гаиләсе һәм балалары булган яшь белгечләр дә хуплый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев