Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эпидемия чиктән узмаган

Бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чараларының барысы да бер тавыштан грипп эпидемиясе турында сөйли. Безнең районда кискен сулыш юллары авыруларына ярдәм күрсәтү эшенең ничек баруы турында ЦРБның баш табибы Ильяс Миңневәлиев сөйли. -Бүгенге көнгә ОРВИ белән авыручылар саны уртача республика күрсәткечләреннән түбән. Соңгы атнада ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр бу диагноз белән авыручыларга...

Бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чараларының барысы да бер тавыштан грипп эпидемиясе турында сөйли.
Безнең районда кискен сулыш юллары авыруларына ярдәм күрсәтү эшенең ничек баруы турында ЦРБның баш табибы Ильяс Миңневәлиев сөйли.
-Бүгенге көнгә ОРВИ белән авыручылар саны уртача республика күрсәткечләреннән түбән. Соңгы атнада ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр бу диагноз белән авыручыларга 19 тапкыр барган. Ашыгыч ярдәм бүлегендә машиналар җитә, барлык авыруларга да ярдәм күрсәтергә өлгерәбез. Район үзәгендәге югары температура белән авыручыларны өзлегүләре булмаса больничный биреп өйләрендә калдырабыз. Бу очракта сигнал кәгазе участок терапевтына бирелә, ул икенче көнне үк авыру янына бара. Шулай итеп без авыруны да борчымыйбыз, башка пациентларга да больницада инфекция йоктыру куркынычы кими. Торак пунктлардан килгән авыр хәлдәгеләрне күпчелек очракта стационарга урнаштырабыз. Урта хәлле авырулар ашыгыч ярдәм булып киткәннән соң фельдшер карамагына тапшырыла.
Ел ахырында районга грипптан һәм ОРВИдан 3000 доза прививка кайтарылды. Шунысын ассызыкларга кирәк, прививка ясаткан авырулар инфекцияне җиңел формада, өзлегүләрсез үткәрә.
ОРВИны кисәтү өчен стационарда көн саен авыруларга берәр таблетка ремантадин бирелә. Бүлекләрдә арбидол, террафлю, интерферон да бар. Персонал һәм пациентлар өчен 2000 марля маскасы сатып алынды. Кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә районда яшәүчеләр сезонлы авыруларны җиңелрәк үткәрер дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев