Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Елгачылар бистәсе. Яңарыш

Затонның «Родничок» балалар бакчасында ремонт эшләре төгәлләнеп килә. «Стройград» төзелеш фирмасы 1 февральгә әлеге поселокта тагын бер социаль объектны файдалануга тапшырырга җыена.

Һәр бинада диярлек эш соңгы этапта. Буяу эшләре төгәлләнгән, янгын сүндерү сигнализациясе монтажлана, биналар җыештырыла. Тулаем зур күләм капиталь ремонтка җәлеп ителгән. Электр чыбыклары алыштырылган, бинаны яңадан планлаштыруга бәйле рәвештә суүткәргеч һәм канализация өлешчә алыштырылган, стенаның бер өлеше штукатурка белән тигезләнгән, бер өлешенә гипс картоны куелган, тышкы һәм эчке ишекләр, тәрәзәләр, түбә алыштырылган, тышкы як сайдинг белән тышлана.Тәрәзәләрне алыштыру бинада микроклиматны һәм җилләтүне яхшыртырга мөмкинлек биргән, үтәли җил уйнамый. Кухня блогы, санузел, бүлмәләрдәге аш өләшкечләр матур керамик плитәләр хисабына заманча күренеш алган, яңа сантехника һәм эргономик кухня җиһазлары куелган. Бинада бөтенләй диярлек идәннәр алыштырылган. Әлбәттә, эш әле җитәрлек: бизәкләү эшләре дә, шактый гына җыештырасы да бар. Биредә һәр көнне тәрбиячеләр һәм нянялар эшли, төзелеш чүп-чарын чыгара, ишекләр һәм тәрәзәләрне юа, ремонтланган бүлмәләргә җиһазларны урнаштыралар.

Төзүчеләр тизләтелгән режимда эшли. Эшләрнең төп өлеше 27 декабрьдә башланган. Барысы да ата-аналар эштә вакытта балаларны кайда булса урнаштырып торуның никадәр авыр икәнлеген яхшы аңлый. Шуңа күрә эчке эшләргәр бары тик бер ай вакыт бирелгән. Балалар килү белән эш тәмамланмаячак, бары тик алар урам якка күчәчәк. Бинаны тышлау, салкын веранданы җылыту( киләчәктә алар укыту сыйныфлары буларак файдаланылачак), ишекләр өстенә өслек кую дәвам итәчәк.

Куйбышев Затонда мәктәпнең башлангыч сыйныфлар һәм музыка мәктәбе урнашкан ягына да өлешчә ремонт алып барыла.

Тагын бер объект - Столяров исемендәге клубта демонтаж эшләре тәмамланган, түбәсе яңартылган, яңа тәрәзәләр куелагн, җылыту системасы алыштырылган, гипс картоны, электр хуҗалыгы монтажлана, идәнгә плитә җәю өчен нигез әзерләнә.

Рәсемдә: янгын сүндерү сигнализациясе системасын куялар, малярлар ишек яңакларын штукатурлый, беренче катта линолеум җәю өчен фанера түшәүне төгәллиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев