Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Елга киңлекләрендә

Кыш айларында Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖда "БашВолготанкер СК" ЯАҖ арендалаган 10 танкер, 8 нефть ташучы баржа һәм 5 толкач ремонтланды.

-Шулардан өч танкер докта ремонтланды, калган суднолар- агымдагы ремонт үтте,-ди ТРда "БашВолготанкер СК" ЯАҖ ЭУ директоры Илдар Каюмов. -Барлык ремонт эшләре Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖ персоналы һәм судно экипажы белән берлектә үткәрелде. Бу максатларга "БашВолготанкер СК" ЯАҖга 48 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. Суднолар әзерләү ремонт графигы буенча бара, димәк, аерым проблемалар булмаячак. Эшкә читтән килгән экипаж членнарын урнаштыру мәсьәләсе бердәнбер проблема булды. Әмма аны вакытында хәл иттек. Хәзер ремонт төгәлләү этабында. Командалар судноларга чакырылды һәм кадрлар мәсьәләсе уңай хәл ителде. Флотны контрольлек итүче органнарга күрсәтеп, һәр судноның эксплуатацион әзерлеген раслыйсы калды.
-Навигация вакытында елгаларда ничә танкер эшләячәк.
-2012 ел навигациясенә план буенча безнең участоктан "Волгонефть" төрендә 14 танкер чыгачак. Сезонны 26 апрельдә тәҗрибәле капитан Анатолий Козлов җитәкчелегендә "Волгонефть-231" танкеры ача. Бу экипаж "Волгонефть-112", "Волгонефть-151" экипажлары узган елгы навигация йомгаклары буенча "Волгонефть" төрендәге суднолар төркемендә "2011 елга навигациядә транспорт флотының иң яхшы экипажы" исеменә лаек булган иде. Шулай ук хезмәткә намуслы производство күрсәткечләре өчен "Волгонефть-233", "Волгонефть-214", "Волгонефть-224", "Механик Банатов" судно капитаннары һәм өлкән механиклар өстәмә премия алды. 2011 ел навигациясе җитди һәлакәтләрсез, уңышлы узды. Узган сезонда безнең суднолар 700 000 тоннадан артык нефть продуктлары ташыды. Агымдагы елда да алардан шундый нәтиҗәләр көтәбез.
-Яңа навигациядә елгачыларга нинди теләкләрегез бар?
-Навигация алдыннан судноларны намуслы рәвештә рейска әзерләгән завод эшчеләренә һәм экипаж членнарына рәхмәт әйтеп, барлык судноларга аварияләрсез эшләүләрен, сәламәтлек, иминлек, бәхет телибез.
26 апрельдә "Волгонефть-231" судносы белән бергә "Волгонефть-129" судносы экипажы да навигациягә чыга. 2003 елда Казан елга техникумын тәмамлаганнан соң Сергей Фадеев (рәсемдә уңнан икенче) Волготанкерга эшкә килә. Иң элек рулевой-моторист, аннан соң Түбән Новгород елга компаниясендә эшләгәннән соң "Волгонефть-129»га штурман булып кабул ителә. Ул бүген капитанның өлкән ярдәмчесе.
-Беренче рейсыбыз Самарага. Аннан Санкт-Петербургка китәбез. Судно кадрлар белән тулысынча комплектланган, төп состав- тотрыклы экипаж, шулай ук яңа килүчеләр дә бар. Навигация ышанычлы булыр дип ышанабыз, без моның өчен барлык көчне куячакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев