Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әй, шофер, тот рулеңне!

Һич икеләнүләрсез әйтеп була, транспорт чаралары тарихы көпчәк уйлап табудан башланган. Заманалар үзгәрү белән яшәү ритмы тизләтелде һәм безгә хәзер машинадан, автобус, башка транспорт чараларыннан башка көндәлек тормышны күз алдына да китереп булмый. Автомобиль яшәешнең алыштыргысыз бер тармагы, ел саен аның саны арта. Без машинада ерак араларны тиз узабыз. Моның...

Һич икеләнүләрсез әйтеп була, транспорт чаралары тарихы көпчәк уйлап табудан башланган.
Заманалар үзгәрү белән яшәү ритмы тизләтелде һәм безгә хәзер машинадан, автобус, башка транспорт чараларыннан башка көндәлек тормышны күз алдына да китереп булмый. Автомобиль яшәешнең алыштыргысыз бер тармагы, ел саен аның саны арта. Без машинада ерак араларны тиз узабыз. Моның белән бергә машина йөртүчеләр дә күп кирәк дигән фикергә киләсең. «Машина йөртүче, әлбәттә, иң элек игътибарлы булырга тиеш, - ди Илнар Хәйруллин, - чөнки үзең юл кагыйдәләрен бозмасаң да, башкалар ялгышырга мөмкин». 13 ел тәҗрибәсе булган егет шундый итагатьле, сабыр һәм түзем. Ул Кама Тамагы штпда спорт мәктәбендә микроавтобус йөртә. «Бездә эшләү вакытында бөтен Татарстанны йөреп чыкты инде. Иң яшь спортчылардан алып актив яшәү тормышы алып барган пенсионерларны да төрле дәрәҗәдәге ярышларга вакытында һәм уңайлы алып бара. Югары күрсәткечләргә кәефләндереп, тренер ярдәмче вазыйфаларын да башкара әле ул. Спортчыларыбыз өчен тренерлар белән бергә җан аткан Илнарыбызга без бик рәхмәтле», - ди спорт мәктәбе җитәкчесе Денис Дмитриев. Машина руле артына Монастырск училищесын тәмамлагач утырган. Армиядә яхшы өйрәнү алган. Кайткач та туган ягында төпләнеп, йөк машинасы, УАЗ маркаларында йөрергә туры килә. Аңа ышанып тапшырган эшне җиренә җиткерә ул. Күптән түгел генә укучылары белән Казанга сәяхәткә барган сыйныф җитәкчесе Марита Ившина болай ди: "Бу егет үз һөнәренең остасы, эшенә җаваплы карый, компетентлы, Казанда барлык маршрутларны белә һәм тиз эшли, үз-үзенә ышана һәм өметле егет. Без аның белән бик тыныч йөреп кайттык". Ә юллар, чыннан да, төрле, сикәлтәле, тигез, ремонт барган җирләре күп. «Мондый юлларда көн саен үземә бер сабак алып, тәҗрибә букчама салып куям"-ди Илнар. Яшь кенә булса да акыллы, мәгънәле егет ул. 10 яшьлек улы Булатка да юл кагыйдәләрен өйрәтә. Булат үзе дә әтисе төсле машинаны оста йөртергә хыяллана.
Барлык автомобиль йөртүчеләрне, машина-техника яратучыларны бәйрәм белән котлыйбыз. Юлларыгызны яшел ут яктыртсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев