Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшкә бәя бирелде

Узган дүшәмбедә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында икенче чакырылыш муниципаль район Советының егерме алтынчы утырышы булды. Совет утырышының көн тәртибенә бер мәсьәлә - «Кама Тамагы муниципаль район башлыгының 2012 елда социаль-икътисадый үсеш һәм 2013 елга бурычлар турында отчет»ы кертелгән иде. Доклад белән МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев чыкты (доклад газетабызның киләсе...

Узган дүшәмбедә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында икенче чакырылыш муниципаль район Советының егерме алтынчы утырышы булды.

Совет утырышының көн тәртибенә бер мәсьәлә - «Кама Тамагы муниципаль район башлыгының 2012 елда социаль-икътисадый үсеш һәм 2013 елга бурычлар турында отчет»ы кертелгән иде. Доклад белән МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев чыкты (доклад газетабызның киләсе санында басылачак - ред.)

Доклад буенча фикер алышуларда Сөйки авыл җирлеге башлыгы Людмила Сахарова һәм «Кама Тамагы» АХП Иске Барыш бүлекчәсе җитәкчесе Мөсәлим Сабиров катнашты. Алар район өчен көнүзәк мәсьәләләрне күтәрде.

Рөстәм Нургалиевич болай диде: «... Совет утырышына кадәр без Куйбышев затон поселогында булып, «Фоника Гипс» хезмәткәрләре өчен төзелгән тулы бер микрорайон йортларын файдалануга тапшыруда катнаштык». Аннары ул әлеге предприятие төзелеше районның киләчәк үсеше өчен куәтле этәргеч бирүче җитди проект булуын билгеләп үтте. Болар - эш урыннары да, торак та, кадрларны ныгыту да, салым да һәм районда калучы өстәмә бәя дә. Андый проектлар күп кирәк. Ул шулай ук Куйбышев затонда елгачылар предприятиесе белән бәйле булган кайбер проблемаларга да тукталды. Тулаем, Президент районыбызда уңай динамиканы билгеләп үтте, уңышлы үсеш өчен барлык шартлар да бар.

Аннары узган елда республиканың социаль-икътисадый үсеш йомгакларын әйтеп үтте (эчке төбәк продукты, нефть-газ-химия комплексы эше, «ТАНЕКО» ААҖ, КамАЗ, вертолет заводы, Яшел Үзән суднолар төзү заводы, Горбунов ис. КАПО һәм башкалар), шулай ук кайбер заманча объект һәм производство төзелеше һәм үсеше проектлары. Сүз шулай ук агросәнәгать комплексы, хуҗалык итүнең кечкенә формалары һәм авылда гаилә фермаларын үстерү, социаль программалар (торак һәм социаль-көнкүреш-мәдәният объектлары, капиталь ремонт, юллар төзелеше, күп балалы гаиләләргә җир бирү, ТКХ, «Чиста су» программасы, демография, спорт, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр һ.б.) турында да барды. Социаль-сәяси тотрыклылык, экстремизмга каршы тору, халык контроле һәм кайбер башка мәсьәләләр дә игътибардан читтә калмады. Президент районыбызның социаль-икътисадый үсеше өстенлекләрен билгеләде. Болар - агросәнәгать комплексын үстерү, шул исәптән хуҗалык итүнең төрле формалары хисабына, чөнки район уникаль табигый- климатик ресурсларга ия, туризмны, кече һәм урта бизнесны үстерергә, «Фоника Гипс» ООО янәшәсендәге мәйданда сервис җәелдерү, ТКХ сыйфатын һәм хезмәтләре бәясе, коммуналь комплекс предприятиеләре эшенең ачыклыгын булдыру, халык тарафыннан технологик кимчелекләр уңаеннан әйтелгән дәгъваларны бетерү, дини экстремизмга юл куймау зарур.

Тулаем алганда, дип билгеләде Президент, республика, шул исәптән Кама Тамагы районы яхшы эшләде, резервлар бар һәм аларны актив кулланырга кирәк.

Ахырдан Рөстәм Нургалиевич яхшы уртак эш өчен рәхмәт әйтте. Аннары ул бүләкләр тапшырды. «Кама Тамагы» штп МБ башлыгы урынбасары Нияз Камалиев һәм Сөйки авыл җирлеге башлыгы Людмила Сахаровага «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге өлеше өчен» медале тапшырылды, Кама Тамагы ЦРБ ГАУЗ баш табибы Ильяс Миңневәлиевка «Татарстанның атказанган табибы» исеме бирелде, Тәмте урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Лидия Акутинага ТР Президенты Рөхмөт хаты тапшырылды.

Аннары «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары һөнәри белем бирүнең федераль дәүләт автоном белем бирү учреждениесе ректоры Илшат Гафуров һәм муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

Район мәдәният йорты фойесында Рөстәм Нургали улы күргәзмәләр белән танышты. Иске Казиле мәктәбе укучыларының үз куллары белән чиккән милли түбәтәйләрен Президент сокланып, агачтан чокып ясалган, чиккән панно, картиналарны кызыксынып карады. (Кариле, Кама Тамагы урта, Затон, Тәмте мәктәпләре матур күргәзмәләр оештырган). Фойеның икенче яртысында ЦСОН хезмәткәрләренең эше яктыртылган стенд һәм район эшмәкәрләренең күркәм хезмәтләре күргәзмәләрен дә ул игътибар белән карады, эшләнмәләр, чыннан да сокланырлык: агач эшләнмәләре дисеңме (Н. Сәфәргалиев), металлдан коеп ясалган җиһазлар (В. Зюрнин), каз мамыгыннан ясалган мендәр-юрганнар ("Императрица сна", М. Дәүләтшина), һәм теплицада үстерелгән кыярлар (Л. Нагаев), пешкән тәм-томнар (райпо, "Уют+" Р.Хөснетдинов) барысы да күз явын алырлык. Ир-егетләрнең һәммәсе белән кул биреп күрешсә, Президент хатын-кызларның хәлен сорашып, гозерләрен контрольгә алды.

Сөйкидәге гипс ятмалары белән янәшә төзелүче гипс эшкәртү заводы зур перспективалар ача. Район икътисадына инвестицияләр күләме биш миллиард сум тәшкил итәчәк. 11 мартка бу сан дүрт миллиард сумнан артып киткән. Предприятиенең эшли башлау вакыты 2013 елның июнь аена билгеләнгән. Заводның проект куәте-118 мең тонна коры катнашма, 1,5 миллион квадрат метр гипсокартон, 300 мең квадрат метр плитә эшләп чыгару. Предприятиенең өзеклексез эше өчен елына 340 мең тонна гипс ташы чыгарылырга тиеш.

Завод корпуслары һәм административ бина ерактан ук күренеп тора. Җир асты руднигында гипс ташы чыгарыла, ваклау цехы эшли. Предприятиене электр белән автоном тәэмин итү планлаштырылган, моның өчен газ электр станциясе төзелә. Нәкъ менә аны ачу зур производство объектын хәрәкәткә китерәчәк.

Бүген предприятиедә 210 кеше хезмәт итә. Барлык цехлар һәм хезмәт күрсәтүче объектларның эше өчен 400 эш урыны исәпләнә.

Күптән түгел предприятиедә ашханә эшли башлады. Ә 11 мартта Куйбышев Затон поселогында беренче бәхетлеләргә яңа коттеджлардан ачкычлар тапшырдылар. Көннең салкын булуына карамастан, аларның шатлыкларын уртаклашырга хезмәттәшләре, поселокта яшәүчеләр дә килгән иде. Шулай да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килүе тантанага чын бүләк булды. Ул заманча матур йортлар салганнары өчен инвесторлар, завод җитәкчелеге һәм төзүчеләргә рәхмәт белдерде.

Яңа йортларга күчүчеләрне сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы районында күп кенә социаль мәсьәләләрнең хәл итүен билгеләп үтте. «Зур инвесторның барлыкка килүе мөһим, ул яңа 400 эш урыны булдыра, димәк, киләчәктә үсү перспективасы бар һәм Куйбышев Затонда булган потенциал гамәлгә ашар», - диде ТР Президенты. «Фоника Гипс» ООО генераль директоры Миндил Шәмсетдинов яңа өйләргә күчүчеләргә сертификатлар һәм символик ачкычлар тапшырды. Шуларның берсе Алиуллиннар гаиләсе (рәсемдә). Ринат Рифгат улы телекоммуникацион системалар инженеры белгечлеге буенча КАИны тәмамлаган. Буадагы май-сыр ясау заводында инженер булып эшләгән. Күрше районында гипс эшкәртү заводы төзелеше турында ишеткәч шунда резюме җибәрә. Бүген ул предприятиедә баш энергетик урынбасары.

-Мин узган елның ноябрь аена заводның ГКЛ цехына мастер булып урнаштым, ә гыйнвардан баш энергетик урынбасары булып күчтем. Зур завод, зур коллектив- биредә эшләве дә кызык, үсеш перспективасы да бар, хезмәт хакы да яхшы. Мин гаиләм белән Идел елгасы ярында яшәргә хыялландым, ә хәзер хыялым тормышка аша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев