Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эш һәр җирдә оештырылган

Терлекләрне җәйләүләрдә асрау төгәлләнеп килә. Сентябрь аенда аларны ярымабзарларда асрауга, соңрак абзарларга күчерергә кирәк. Шуңа күрә хәзер кышка вакытында һәм сыйфатлы әзерләнү мөһим.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Александр Сычев сүзләренә караганда, терлекчелек биналарын әзерләү эше авыл хуҗалыгы берләшмәсенең барлык бүлекчәләрендә дә оештырылган. Быел терлекләрне җәйләүләргә чыгаруга ук ремонт эшенә керештеләр, бригадалар оператив эшли, кайбер хуҗалыкларда күләмле эшләр башкарылды.
Олы Кариле, Ленин исемендәге хуҗалык, Олы Бортас, Олы Салтыкта яхшы эшлиләр. Красновидово фермасы реконструкцияләнә, кайдадыр идәннәр, кайдадыр түбәсе алыштырыла, сөт үткәргеч, тирес чыгару системалары ремонтлана.
"Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Олы Салтык бүлекчәсендә ремонт өч бригадада алып барыла. Бүлекчә җитәкчесе Самат Сафин билгеләп үткәнчә, җәй башында авылда яшәүчеләрдән дүрт бригада оештырыла. Олы Салтыкта бер ферманы укытучылар ремонтлаган, икенчесендә хәзер икенче бригада эшли, Олы Мәрәтхуҗада ике бригада: берсе мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары, икенчесе - каникулда булган югары уку йорты студентларыннан төзелгән. Барлык эшләр төзелеш буенча җирле белгеч Фәрит Зәйнуллин җитәкчелегендә алып барыла, ә "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесеннән эшләрне Мәннәф Сабирҗанов контрольдә тота.
Даныш бригадасына Илфат Яруллин, Хәлим Нургалиев, Рафил Гыймадиев, Илшат Мөбәрәкшин кергән. Эретеп ябыштыручы Роберт Нургалиев, слесарь Фәнис Хәмидуллин да алар белән бергә эшли. Алар түбә алыштыра һәм эчке эшләрне алып бара. Кышлату башланганчы барысы да әзер булачак.
Рәсемдә: Даныш бригадасы тулы составта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев