Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Депутатлар эштә

Узган дүшәмбедә икенче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы XVI утырышы булды. Анда өч мәсьәлә тикшерелде.

Совет утырышының көн тәртибендәге беренче мәсьәлә булып «Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында»гы мәсьәлә каралды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаруга конкурс үткәрү буенча конкурс комиссиясе эше нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Бирелгән документлар пакетын караганнан соң тавыш бирү йомгаклары буенча конкурс комиссиясе муниципаль район Советы тикшерүенә Илдар Феликс улы Рамазанов һәм Дмитрий Витальевич Юманов кандидатураларын тикшерүгә чыгарды.

Аннары сүз кандидатларга бирелде. Илдар Рамазанов чыгышында үзенең хезмәт биографиясе турында сөйләде, әлеге вазыйфаны алып барырга әзер булуын билгеләп үтте һәм бергәләп эшләгәндә, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре яклавында үзенә йөкләнгән вазыйфаларны үти алачагын әйтте.

Депутат Альберт Әхмәтшин башкарма комитет җитәкчесеннән эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен ничек күрүен сөйләве турында үтенде.

Алар арасында социаль проектлар, бюджетта үз керем өлешен арттыру, яңа эш урыннары булдыру, инфраструктураны үстерү, район икътисадына тышкы инвестицияләрне арттыру, чимал эшкәртү һәм продукция җитештерү күләмнәрен арттыру, эшмәкәрлекне үстерү, товар әйләнешен арттыру, электрон хезмәт күрсәтүләрне кертү, 131 нче Федераль законны гамәлгә ашыруда авыл җирлекләре эшен оештыруда ярдәм итү, җир һәм милек мөнәсәбәтләре мәсьәләсенең ачыклыгы, торак һәм социаль-көнкүреш-мәдәни объектлары төзелеше, юллар төзелеше һәм ремонт, электр белән тәэмин итү, коммуналь хезмәтләр күрсәтү, территорияне планлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәтлек саклауда электрон регистратура һәм мәгарифтә электрон мәктәп, барлык республика, федераль программаларда (мәктәпләргә капремонт, «Бәләкәч», сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү, гаилә фермалары, лизинг грантлар, чиста су, авария торагы, торакка капремонт, юллар һәм башкалар) катнашуны искә алды.

Дмитрий Юманов озак уйлаганнан соң Совет әгъзалары тарафыннан тавыш бирә башлаганчы әлеге этапта үз кандидатурасын алу турында әйтте, Илдар Рамазановның производствода җитәкче урында эшләү тәҗрибәсен һәм һөнәрилеген билгеләп үтте, әлеге вазыйфасында аңа һәръяклап ярдәм итәргә әзер булуын җиткерде.

Депутатлар муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Илдар Рамазанов кандидатурасын бердәм яклады.

Утырышта шулай ук «Кама Тамагы муниципаль район Советыннан Россия Федерациясе Президентын сайлау буенча Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы участок сайлау комиссияләре составына кандидатуралар турында» һәм «2012 елга Кама Тамагы муниципаль район Советы эш планы турында»гы мәсьәләләрне тикшерде.

Утырышны муниципаль район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе Зөфәр Гарәфиев алып барды.

Рәсемдә: контрактка кул кую вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев