Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Декабрь аенда үзсалым программасы буенча каматамагылылардан 74 мең сум акча җыелган

- Бу бик аз, - диде поселок башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин. - Пенсия фонды, «Салават күпере» балалар бакчасы, администрация, прокуратура, суд, ветеринария берләшмәсе, УСХиП бик зур активлык күрсәттеләр. Ә менә «Наш дом» идарә компаниясе, юл идарәсе, «Акчарлак» комплексы, РУЭС, РУПС, ДЮСШ, ике мәктәп, РОВД һәм башкалар программага кушылмадылар диярлек. Тагын...

- Бу бик аз, - диде поселок башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин. - Пенсия фонды, «Салават күпере» балалар бакчасы, администрация, прокуратура, суд, ветеринария берләшмәсе, УСХиП бик зур активлык күрсәттеләр. Ә менә «Наш дом» идарә компаниясе, юл идарәсе, «Акчарлак» комплексы, РУЭС, РУПС, ДЮСШ, ике мәктәп, РОВД һәм башкалар программага кушылмадылар диярлек. Тагын бер кат исегезгә төшерәм: акчаны никадәр тизрәк җыйсак, шулкадәр иртәрәк җыелган сумма республика тарафыннан тулыланачак. Ә бу алга куйган бурычларны без елның беренче яртыеллыгында ук гамәлгә ашыра алачакбыз дигән сүз. Зинһар, ашыга төшегез.
- Җыелган акчаларны кемдер шәхси максатларда файдаланырга мөмкин дип уйлау - ялгыш фикер. Барлык акчалар контрольдә тотучы органнар - прокуратура, ОБЭП, ТР финанслар министрлыгы, казначылык, исәп-хисап палатасы тарафыннан тикшерелә, - диде Кама Тамагы штп муниципаль берәмлеге башлыгы Павел Лоханов. - Бөтен җыелган акча бары тик уртак эшкә генә тотылачак, бер генә тиен дә читкә китмәячәк. Сезнең акчаларыгыз үзегез өчен һәм балаларыгыз өчен хезмәт итә - шуны исегездә тотыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев