Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дәүләт фермерларга ярдәм итә

Бүген авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә дәүләт ярдәме республика масштабында гамәлдә булган кайбер программалар ярдәмендә, фермерларга ташламалы кредит бирү, ярдәмнең грант һәм башка формалары нигезендә гамәлгә куела. 13 декабрьдә Яшел Үзән районында зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Ул авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү һәм хуҗалык итүнең...

Бүген авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә дәүләт ярдәме республика масштабында гамәлдә булган кайбер программалар ярдәмендә, фермерларга ташламалы кредит бирү, ярдәмнең грант һәм башка формалары нигезендә гамәлгә куела.

13 декабрьдә Яшел Үзән районында зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Ул авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләсенә багышланган иде. семинарда зонаның 13 районы катнашты. Чарада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. Семинар эшендә безнең район делегациясе дә булды. Чараның пленар өлешен ачып, Фәрит Хәйрулла улы мондый очрашулар бишенче ел үткәрелүен һәм гадәткә кереп китүен билгеләп үтте. Татарстан парламенты җитәкчесе ШЯХларга ярдәм итү программасының озынайтылуын әйтте. Ташламалы кредит бирү ярдәм чарасының аеруча таләп ителгәне. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, алардан һәр бишенче гаилә куллана. Утырышта катнашучылар алдында «2013 елда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү эше йомгаклары һәм аларга ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында»гы доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Пленар өлеш алдыннан зур таныштыру блогы булган иде. Семинарда катнашучылар Олы Җәке авылында булды. Олы Җәке авыл җирлеге КФХ Җиһаншин эшен күрсәтте. Анда 6500 баш күркә үстерелә. Семинарда катнашучылар «Залесный» агрофирмасы» ОООда күрке ите җитештерүнең тулы циклы белән танышты. Биредә цикл башлана- бу инкубатор һәм кошларны үстерү, сую һәм төргәкләү. Семинарда катнашучыларга әлеге уңай тәҗрибә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү турында Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тычин сөйләде. Очрашуга йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүдә күрсәткечләре начар булган район башлыкларын авыл халкының эшлекле активлыгын стимуллаштыру эшен көчәйтергә өндәде. Чара ахырында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтов иң яхшы авыл җирлеге ШЯХ гаилә фермасы һәм кооперативлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында безнең район вәкилләре дә бар- Сөйки авыл җирлеге башлыгы Людмила Сахарова һәм Келәнчедән крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рамил Сафин. Дипломнар белән бергә аларга акчалата премия дә тапшырылды.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев