Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кул эше остасы мәктәп тактасы янында

Олы Кариле мәктәбенә килеп керү белән үзеңне өйгә кергән кебек хис итәсең.

Биредә үзләренә генә хас зур һәм дус гаилә атмосферасы хакимлек итә. Укытучылар һәм укучыларның үзара мөнәсәбәтендә ихтирам гына түгел, якыннарыңа карата үзара мәхәббәт сизелә. Биредә укытучылар үзләрен тулысы белән укыту һәм тәрбиягә багышласа, укучылар губка кебек иң яхшысын үзләренә сеңдерә бара. Укытучы Резедә Мөхәммәдуллина Олы Кариле урта мәктәбенә быел гына килеп кушылган. Ике ел элек Олы Яңасала мәктәбендә эшләгәндә яңадан һөнәри әзерлек үтә. Бүген Резедә Рафаил кызы кечкенә сыйныфларда инглиз телен укыта. Ниндидә булса казанышлар турында сөйләргә әле иртәрәк, әмма, хезмәттәшләре әйтүенчә, балалар аның дәресенә бик теләп йөри. Шуның өстенә уку йортында тагын бер фикердәшләре арткан. Аның беренче белгечлеге технология укытучысы. Әмма Резедә Рафаил кызы укытучы гына түгел, кул эшләре остасы да. Аның кул эшләреннән оештырылган күргәзмәсе таң калдыра. Нәфис челтәрләр, ыргак һәм энә белән бәйләнгән әйберләр, уенчыклар, макраме һәм бисер техникасы кулланып эшләнгән бизәнү әйберләре. Мәктәптә ул кул эшләре түгәрәге оештырып җибәрә. Бу иң күп санлы түгәрәк, аңа кырык укучы йөри һәм укучылар күп йөри торган иҗади берләшмә. Укучыларны укыту барышында укытучы кул эшләренең төрле техникасын куллана, мәгълүмати-компьютер технологияләрен файдалана. Мәсәлән, икенче каттагы холлда ачык чара вакытында аның кырык укучысы да үз эшләрен күрсәтте. Каршы яктагы стенада исә укытучы интернеттан крестлап чигү техникасын төшерелгән иде. Укытучы шулай итеп күпләргә таныш эшнең яңа алымнарын эзли. Һәм таба, өйрәнә, укучыларына да җиткерә. Әлеге мәктәптә шундый укытучы булуы бик тә яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев