Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чәчү башланыр вакыт якынлаша

Яз календарьда гына түгел, чын мәгънәсендә килеп җитте. Димәк, тарту көчен, тагылма һәм асылма техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә санаулы көннәр генә калды. "Кама Тамагы" АХПда финанс проблемалары нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы машиналары һәм тракторларны ремонтлауга берникадәр соңга калып керештеләр, әмма алга китеш бар һәм биредә барысына да өлгерергә өметләнәләр. Авыл...

Яз календарьда гына түгел, чын мәгънәсендә килеп җитте. Димәк, тарту көчен, тагылма һәм асылма техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә санаулы көннәр генә калды.

"Кама Тамагы" АХПда финанс проблемалары нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы машиналары һәм тракторларны ремонтлауга берникадәр соңга калып керештеләр, әмма алга китеш бар һәм биредә барысына да өлгерергә өметләнәләр. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш инженеры Илнар Галиуллин бу вазыйфада беренче елын эшләсә дә, тәҗрибәсе бар, ул Уразлино бүлекчәсендә инженер булып эшләгән. "Кама Тамагы" АХПсының үзәк базасында чит ил техникасын агрегатлаштыруга керешкәннәр.

- Сез базага барлык чит ил техникасын җыйдыгызмы, - дип сорыйм Илнардан.

- Юк, бүлекчәләрдә дә ремонт бара. Үзебездә чыгарылган техниканы да ремонтлыйбыз, алар белән запас частьләр планында җиңелрәк. Биредә өч кешедән торган бригада эшли. Инженер алар белән таныштырды: Рифат Гыйлметдинов, Рамил Сабитов һәм Рәзил Шәймәрданов. Алар гадәти слесарьлык эше белән мәшгуль иде. Илнарның кәрәзле телефоны гел шалтырап торды. Сүз дә гел запас частьләр турында барды: «терсәкле вал», «резина», «пешкәк» һәм башкалар. Бу аңлашыла да - кызу вакыт.

Ә аннары тиз генә саубуллашып үз эшләре белән китеп барды. Тулаем район буенча төрле маркадагы һәм модефикациядәге үзебездә һәм чит илдә җитештерлгән 179 тарктор куллану күздә тотыла.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълү матларга караганда, шуларның 113е төзек. бу - 63 процент. Чәчүдә 71 чәчкеч, 61 культиватор, 1824 тырма кулланылачак. Авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлекге 93, 96 һәм 93 процент тәшкил итә. Яз иртә килер дип көтелә һәм хәзердән үк ремонт звеноларының һәр секунды исәптә. Язгы кыр эшләренең уңышы алар эшенә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев