Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шатлык тулы йорт

Әниләр- яшәү, тормыш башлангычы, һәркем өчен кадерле, изге кеше, асыл зат. Ана булу- олы бәхет, берүк вакытта зур вазыйфа, олы җаваплылык та ул. Балалы өй- нурлы өй. Гаилә ишле булып, өстәл янында күбрәк бала утырганда күңеллерәк, ата-ананың да тормышы тулы, бәхетле була. Каратал авылында тирә- яктагыларны сокландырып, үрнәк булып, тату-...

Әниләр- яшәү, тормыш башлангычы, һәркем өчен кадерле, изге кеше, асыл зат. Ана булу- олы бәхет, берүк вакытта зур вазыйфа, олы җаваплылык та ул.
Балалы өй- нурлы өй. Гаилә ишле булып, өстәл янында күбрәк бала утырганда күңеллерәк, ата-ананың да тормышы тулы, бәхетле була. Каратал авылында тирә- яктагыларны сокландырып, үрнәк булып, тату- матур гомер кичерүче, дүрт бала тәрбияләүче Сөләймановлар гаиләсе әнә шундый фикердә. Аларның тормыш корып яшәгәннәренә 16 ел була. Гаилә башлыгы Шамил умартачылыкта, Дамирә ханым китапханәче булып эшли. "Тормыш иптәшем Шамил дә, үзем дә балалар яратабыз. Ишле гаилә булдыру безнең хыялыбыз иде. Балалар бит тормыш чәчәге. Кайнанам Камәрия да һәр бала үз ризыгы белән туа, дип әйтә килде, оныкларын тәрбияләүдә кайнанам да, кайнатам Әсрар да зур ярдәм итә",- ди Дамирә ханым.
Быел уллары Ленар- IX, Динур- VI , кызлары Камилә- I сыйныфка барган. Бәләкәй Мөхәммәт исә балалар бакчасына йөри. Балаларның бер-берсенә яратып "абый", "апа" дип эндәшүләре, дәрес әзерләүгә булышулары, хуҗалыкта ярдәм итүгә омтылуларына ата-ана ничек куанмасын ди! Кичен барысы бергә җыелгач, әниләренең муенына сарылып мәктәптә алган тәэсирләре, шатлык-сөенечләре белән уртаклашалар. "Әнә шундый бәхетле минутларда үзеңнең ана булу бәхетенә ирешүеңә, балалар куанычына сөенеп бетә алмыйсың, яшәү яме, яшәү мәгънәсе тагын да арта төшә",-ди Дамирә ханым. Сөләймановлар зур иркен йортта яши, күп итеп терлек, кош-корт асрыйлар, дәүләт тарафыннан каралган ярдәмнән файдаланалар.
Иң мөһиме- бу гаиләдә ана күңелендә булган наз, ярату, кайгырту хисләре балаларның һәркайсына да җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев