Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаңгыга басыгыз!

Узган якшәмбедә районда яшәүчеләр Татарстан халкы белән берлектә "Татарстан чаңгы юлы-2013" чарасында катнашты. Авыл һәм шәһәр җирлекләреннән алынган мәгълүматларга караганда, районда әлеге спорт чарасында 322 кеше катнашкан. Куйбышев Затон, Тенеш, Бортас, Олы Кариле, Олы Салтык, Кирельск, Красновидовода ул аеруча актив үткән. Авыл җирлекләре арасында Сөйкидән 60 кеше, шәһәр җирлекләреннән Кама...

Узган якшәмбедә районда яшәүчеләр Татарстан халкы белән берлектә "Татарстан чаңгы юлы-2013" чарасында катнашты.
Авыл һәм шәһәр җирлекләреннән алынган мәгълүматларга караганда, районда әлеге спорт чарасында 322 кеше катнашкан. Куйбышев Затон, Тенеш, Бортас, Олы Кариле, Олы Салтык, Кирельск, Красновидовода ул аеруча актив үткән. Авыл җирлекләре арасында Сөйкидән 60 кеше, шәһәр җирлекләреннән Кама Тамагында 95 кеше чаңгыга баскан. Район үзәгендә чара биш яшь категориясендә үткәрелде: кечкенә яшьтәге мәктәп укучылары, өлкән сыйныфлар, Кама Тамагындагы оешма һәм предприятие җитәкчеләре, 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Ярыш йомгаклары буенча һәр категория җиңүчеләре аерым билгеләнде һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Антон Мингилов һәм Екатерина Григорьева иң яшь җиңүчеләр булды. Алар төркемендә икенче урынны Григорий Ачин һәм Диана Бахитова алды, алар барысы да Сөйки урта мәктәбе укучылары. Өлкән сыйныфлар арасында иң яхшы күрсәткеч Влад Бисярин һәм Инна Калеевада, икенче урында Алексей Антонов һәм Ольга Сорокина-алар да Сөйки урта мәктәбе вәкилләре.
Хатын-кызлар арасында беренче яшь төркемендә иң яхшы күрсәткеч ЦРБдан Рания Вафинада, икенче урында "Бердәм Россия" партиясе территориаль район бүлегеннән Ләйлә Зәйнуллина. Әлеге яшь категориясендә ир-атлар арасында беренче урынны Кама Тамагы җирле үзидарәсеннән Динар Хәсәнов алды, икенче урында газ участогыннан Рөстәм Ишмиев. Хатын-кызлар арасында өлкән төркемнән иң яхшы күрсәткечкә пенсия фонды идарәсеннән Альбина Зиннәтуллина иреште, икенче урында МР башкарма комитетыннан Марина Сорокина. Ир-атлар арасында Сөйки урта мәктәбе укытучысы Евгений Калеев беренче урында, газ участогыннан Рәүф Кәлимуллин икенче урында. Чаңгы спорты "аксакаллары" арасында агымдагы елда чарада Юрий Ильин һәм Александр Захаров катнашты.
Районның җитәкче звеносыннан иң яхшы бишлеккә керделәр: Затон урта мәктәбе директоры Александр Сорокин, МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, район суды рәисе Эдуард Бариев, "Кама" ООО хезмәткәре Илдар Хәйруллин, МР башлыгы киңәшчесе Зөфәр Гарифуллин.
Рәсемдә: ярыштан күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев