Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы авылында туып үскән танылган җырлар авторы, шагыйрә Гөлфия Шакирова Кама Тамагы районы турында яңа шигырь иҗат иткән

Күптән түгел композитор Наил Нуруллин бу шигырьгә көй язган. Җырчы Илназ Мифтахов исә җырны үз репертуарына керткән. Их, ул Кама Тамагы Идел, Кама елгасының Кушылган киң ур(ы)нында. Тау ягы диеп йөртәләр, Безнең төбәк турында. Кушымта Җанга якын, газиз бит ул Һәркемнең туган ягы. Моң булып җырыма күчкән, Их, ул Кама...

Күптән түгел композитор Наил Нуруллин бу шигырьгә көй язган. Җырчы Илназ Мифтахов исә җырны үз репертуарына керткән.

Их, ул Кама Тамагы
Идел, Кама елгасының
Кушылган киң ур(ы)нында.
Тау ягы диеп йөртәләр,
Безнең төбәк турында.
Кушымта
Җанга якын, газиз бит ул
Һәркемнең туган ягы.
Моң булып җырыма күчкән,
Их, ул Кама Тамагы!
Безнең яклар - матур яклар,
Кунакчыл бездә халык.
Идел ярын бер әйләнсәң,
Китерсең хәйран калып.
Төрле милләт яши бездә,
Әйтерсең, бертуганнар.
Сөйләр сүзгә, эшләр эшкә
Оста, уңган-булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев