Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чакырган җиргә юл алдык

Агымдагы җәйдә безнең районда көнчыгыш Украинадан 4 гаилә кайтты. Аларны бездә ничек каршы алдылар? -Без Донецк өлкәсенең Славянскидан 10 километр ераклыкта булган Краматорск шәһәреннән,-дип сөйли башлады бүгенге көндә Куйбышев Затон штпда Ольга Косьмина йортында яшәүче Наталья Иванова. -Йортларыбыз җимерелгәннән соң, без ике гаилә шәһәр читенә күчеп яши башладык. Бирегә очраклы...

Агымдагы җәйдә безнең районда көнчыгыш Украинадан 4 гаилә кайтты. Аларны бездә ничек каршы алдылар?

-Без Донецк өлкәсенең Славянскидан 10 километр ераклыкта булган Краматорск шәһәреннән,-дип сөйли башлады бүгенге көндә Куйбышев Затон штпда Ольга Косьмина йортында яшәүче Наталья Иванова. -Йортларыбыз җимерелгәннән соң, без ике гаилә шәһәр читенә күчеп яши башладык. Бирегә очраклы рәвештә килеп эләктек. Бомбага тоту туктап торган арада, мин интернет аша качакларга ярдәм итүгә махсуслашкан төрле төркемнәргә мөрәҗәгать итеп карадым. Күпләр җавап язса да, соңыннан юкка чыктылар. Бер көнне миңа Казаннан Роза исемле кыз җавап язды һәм кызым белән мине Татарстанга чакырды. Ул безне Кама Тамагына алып кайтып эшкә урнаштырырга вәгъдә бирде. Мин интернеттан Кама Тамагы поселогын таптым. Ризалашырга да куркыныч, чөнки бездән бик ерак. Бу кешеләр сүзләрендә торып, юлга акча җибәрделәр. Без кызым белән Харьков аша юлга чыктык. Коткаручыларыбыз "Богородское" ООО җитәкчеләре Роман Аренин һәм Сергей Макушин. Нәкъ менә алар юлга акча биреп, безне елгачылар поселогына китертте. Миңа "Встреча" кафесында эшмәкәр Ольга Косьмина эш тәкъдим итте. Менә бер ай инде без кызым белән Ольга Ивановнада яшибез. Алар безне үзләренең якын туганнары кебек кабул итте. Аның белән бергә УФМСта вакытлыча яшәү өчен рөхсәт рәсмиләштердек. Биредә безне яхшы кабул иттеләр. Үзәк дәваханә баш табибы урынбасары Павел Фирсовка да рәхмәтем зур. Безнең Украинадан кайтканыбызны белгәч, шәфкать туташы белән шунда ук кызыма медицина күзәтүе уздык. "Родничок" балалар бакчасында урыннар булмаса да, раскладушка алып килгәч кабул иттеләр. Әлбәттә, барысы да җайлы гына бара, дип әйтә алмыйм. Барысына да түзәрлек, әмма борчыган бер проблема бар. Мин чикне чыккан вакытта 25 яшь тулды. Бу яшьтә паспортны алыштырырга кирәк. Ягъни, мин чикне гамәлдә булмаган паспорт белән чыкканмын. Шушы көнгә кадәр төрле инстанцияләрдә миннән гамәлдәге Украина гражданины паспортын һәм чит ил паспорты таләп итәләр. Һәркөнне соңгы көн буларак яшәгәндә, нинди паспорт турында уйларга мөмкин. Хәзер РФда Украина консуллыгы (иң якыны Түбән Новгородта урнашкан) һәм Татарстандагы УФМС миңа чикне чыгып, паспортка 25 яшьлек фоторәсемне ябыштырырга, чит ил паспорты алырга һәм кабат чикне чыгарга тәкъдим итә. Беренчедән, юлга чыгарга минем акчам юк. Икенчедән, көн саен бомбалар шартлап торган җиргә бала белән чыгып китү бик куркыныч. Краматорскта чит ил паспортын ала да алмаячакмын. Анда паспорт өстәле эшләми дә торгандыр. Ни өчен мин Кама Тамагына кайттым соң? Чөнки сайлау мөмкинлеге юк иде: яки үлеп калырга, яки чакырган җиргә китәргә. Әле юлга акча да җибәрделәр. Танышларым Самара өлкәсенә кайтканнар. Аларга вакытлыча яшәү урыны биргәннәр, көнкүреш техникасы белән ярдәм иткәннәр, документларын рәсмиләштергәннәр. Алар язмышын хәл итүдә халыкның мәшгульлек үзәге, социаль хезмәтләр актив катнаша. Самарага да алар үзләре кайткан, УФМСка килгәч проблемалары үзеннән- үзе хәл ителгән. Аларның минеке кебек проблемалары юк. Паспортлары гамәлдә, әмма аларның да чит ил паспортлары юк. Көн саен атышулар тынып тормаганда, кем чит ил паспорты турында уйласын инде? Без исән калу турында гына уйладык. Хәзер Самараның качакларга ярдәм штабыннан җавап көтәм.

-Бүген безнең районга Украинадан 4 гаилә күчеп кайтты,-ди социаль яклау идарәсенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Елена Козлова. - Тагын бер гаилә Куйбышев Затон штпда теркәлгән. Әмма без алар белән очраша алганыбыз юк, күрәсең башка торак пунктта яшиләр. Гаиләдә ике бала барлыгын гына беләбез. Бәрлегуҗа авылына Людмила Никишина җиде һәм ун яшьлек ике оныгы белән кайткан. Затонда яшәүче Настя Ивановага өч яшь. Кама Тамагы штпда яшәүче Хәйретдинова Наҗиянең оныкларын балалары үзләре белән Казанда яшәргә алып киткән. Алар шунда ук мәктәпкә барачак. Украинадан күчеп кайтучыларның барысына беренче чиратта яшәү урыны кирәк. Алар кием-салым, язу әсбаплары, иң кирәкле йорт җиһазлары, көнкүреш техникасы, уенчыкларга да бик шат булыр иде. Районда яшәүчеләр бу кешеләргә нәрсә белән булса да ярдәм итәргә теләсә, социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итә ала. Биредә көн саен Украина качаклары өчен гуманитар ярдәм җыялар. Газета чираттагы санын калыпка салганда Наталья Самара штабыннан җавап алган. Аңа паспортын озайту өчен Украинага кире кайтырга туры киләчәк. Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә ул Түбән Новгород консуллыгына юлга чыкты, аннан Мәскәүгә һәм Украинага китәчәк. Ул кире кайтырмы- билгесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев