Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Чәчү кызганнан-кыза

    Авыл эшчәннәренең иң кызу чоры- язгы чәчү башланды. Елны нинди уңыш белән тәмамлаулары язгы чәчүне үткәрү темпына һәм агротехник чараларның югары сыйфатына бәйле булачак. «Кама Тамагы» АХП механизаторлары берничә көн инде сабан культуралары чәчә. Авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры урынбасары Нурдан Шәйморзин, ә аның белән без чәчү агрегаты эшләгән Олы Карамал...

    Авыл эшчәннәренең иң кызу чоры- язгы чәчү башланды. Елны нинди уңыш белән тәмамлаулары язгы чәчүне үткәрү темпына һәм агротехник чараларның югары сыйфатына бәйле булачак.
    «Кама Тамагы» АХП механизаторлары берничә көн инде сабан культуралары чәчә. Авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры урынбасары Нурдан Шәйморзин, ә аның белән без чәчү агрегаты эшләгән Олы Карамал басуында очраштык, болай дип аңлатты: «Чәчүне Иске Барышта һәм Келәнчедә башладык, аннары Варварино һәм Уразлинога күчтек, чиратта Кирельск һәм Тәмте, соңрак Сөйки һәм башка бүлекчәләр». Арпа һәм язгы бодай чәчәләр, чиратта борчак һәм башка культуралар. Шул арада туфракка басымны киметү өчен ике күчәрендә дә ике көпчәк булган «Нью-Холланд» тракторы алып баручы «Селфорд» чәчү комплексы бер тапкыр әйләнеп килде һәм безнең авыл хуҗалыгы да кергән «Ак Барс Холдинг» МТКдан механизатор Илһам Халиков белән кыска әңгәмә кордык.
    -Эшегез ничек оештырылган?- дип кызыксындым аңардан.
    -Минем смена иртәнге җидедән кичке сәгать җидегә кадәр, аннары төнлә эшләү өчен кулдашым килә, иртә белән яңадан аны алыштырам. Агрегатка ашлама һәм орлыклар басуда ук салына, кул хезмәте юк, шнеклы төягеч кулланабыз, көненә дүрт тапкыр ашаталар, торак белән проблема юк.
    Әлеге чәчү комплексы югары җитештерүчән. Киңлеге 12 метрдан артык булган комплекс берничә технологик операция башкара: культивацияли, берүк вакытта минераль ашлама кертеп чәчә, тигезли. Шуңа күрә аны максималь рәвештә продуктив кулланырга кирәк.
    Кичәге көнгә тулаем район буенча пландагы 29777 гектар сабан культураларының 7 проценты чәчелгән, язгы бодай, арпа һәм берьеллык үлән чәчелә. Чәчү белән бергә басуларда дым каплату һәм чәчүләрне минераль ашлама белән тукландыру эше дә алып барыла. Район буенча туңга сөрелгән җирнең планнан 26 проценты, уҗымнарның 6 проценты, күпьеллык үләннәрнең 90 проценты тырмаланган. Уҗымнар пландагы мәйданнарның 85 процентында тукландырылган.
    Рәсемдә: механизатор Илһам Халиков.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: