Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сәнәгатьтә старт бирелде

Узган шимбәдә районыбыз һәм республикабызның сәнәгать секторы өчен мөһим вакыйга булды: Сөйки кичүендә "Фоника Гипс"та гипс эшкәртү заводы тантаналы шартларда файдалануга тапшырылды. Заводны ачу тантанасында татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тантанада шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, РФ Дәүләт Думасы...

Узган шимбәдә районыбыз һәм республикабызның сәнәгать секторы өчен мөһим вакыйга булды: Сөйки кичүендә "Фоника Гипс"та гипс эшкәртү заводы тантаналы шартларда файдалануга тапшырылды.
Заводны ачу тантанасында татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тантанада шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, "Фоника Гипс" компаниясе директорлар советы рәисе Александр Забарский, "Газпром трансгаз Казань" генераль директоры Рәфкать Кантюков, муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, башка рәсми затлар һәм күп санлы кунаклар катнашты.
Чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Нургалиевич әлеге вакыйганың район, республика өчен мөһим вакыйга булуын билгеләп үтте, чөнки яңа эш урыннары булдырыла, сәнәгать куәтләре арта, бюджетка өстәмә акча керә. Производствога 5 миллиард сумнан артык инвестиция салынган инде, 400-450 эш урыны булдырылган, әзер продукция җитештерелә башланган. Аннары ул төзелеш вакытында аеруча яхшы эшләүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Производствоны файдалануга тапшырганда җибәрүнең символик кнопкасына катнашучыларның көчле алкышлары астында Александр Забарский Президент белән бергә басты.
Кунаклар өчен заводка сәяхәтне аның генераль директоры Миндил Шәмсетдинов үткәрде. Гипс җитештерү линиясе, газ-пешкәкле электр станциясе, операторлар энергоцехы, лаборатория, коры төзелеш катнашмалары операторлык пункты, коры катнашмалар палетезацияләү линиясе, склад техникасы күргәзмәсен карадылар, әзер продукциягә презентация үткәрелде, мастер класс бирелде.
Җитештерү циклы бик югары технологияле: үз шахталарында гипс җитештерүдән алып эшкәртү, әзер продукция чыгару һәм сату циклы чикләнгән: болар - гипс картоны, коры төзелеш катнашмалары, пазлы плитәләр һ.б.
Планда - продукциянең башка төрләрен җитештерү буенча яңа цехлар ачу, зур алмагач бакчасы утырту һәм башка перспективалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев