Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел Кама Тамагы районы үзәгендә урнашкан Җәмигъ мәчетендә 15 бала дин сабаклары алды фото

Район үзәгендә урнашкан мәһабәт Җәмигъ мәчете ачылган көннән алып күпләр өчен башлангыч дин сабаклары алу, дөрес итеп, тәҗвид белән Коръән сүрәләре һәм аятьләре, җомга намазлары уку, олуг дини бәйрәмнәребезне билгеләп үтү өчен хезмәт итә. Әлхәмдүлилләһи шөкер, Аллаһы кушканны үтәп яшим дисәң, менә дигән мөмкинлек. Бүген яшим дип хезмәт ит, иртәгә...

Район үзәгендә урнашкан мәһабәт Җәмигъ мәчете ачылган көннән алып күпләр өчен башлангыч дин сабаклары алу, дөрес итеп, тәҗвид белән Коръән сүрәләре һәм аятьләре, җомга намазлары уку, олуг дини бәйрәмнәребезне билгеләп үтү өчен хезмәт итә. Әлхәмдүлилләһи шөкер, Аллаһы кушканны үтәп яшим дисәң, менә дигән мөмкинлек. Бүген яшим дип хезмәт ит, иртәгә үләм дип гамәл кыл, диләр. Бүген дөнья куып, ахирәт тормышын да онытырга ярамый.


Бу мәчеткә йөреп гарәпчә укырга өйрәнгән, дин юлында булган Рәфика Хәйруллина, Кадрия Хәйруллина һәм Наилә Нигъмәтова район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт ярдәме белән инде өченче ел рәттән кышкы-җәйге каникулларда мөселман балалары өчен лагерь оештыралар. «Максатыбыз - балалар күңелендә Ислам динен өйрәнүгә омтылыш һәм теләк тудыру», - ди остазлар. Быел да лагерьга 15 бала йөргән. Үткән җомгада алар остазлары каршында кечкенә генә имтихан тотты, лагерь белән саубуллаштылар.
Шулай ук бирегә быел үз мәчетләрендә укулар оештырган Балчыклы имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт җитәкчелегендә балалар да чакырылган иде. Галимулла хәзрәт һәркайсын бу көн белән котлап, динле, иманлы, ата-анага шәфкатьле, ярдәмчел булып үсүләрен теләде. Балчыклыдан килгән Искәндәр азан әйтте. Түгәрәк өстәл тирәсен ямьләндереп утырган ак яулыклы кызлар, түбәтәйле малайлар Кадрия, Рәфика һәм Наилә апалары биргән сорауларга тиз җаваплар бирделәр. Бик кызыксынып, теләп укыганнары күренеп тора.
Балалар биредә дин сабаклары гына алмаган, актив ял да иткән. Айгөл Нигъмәтова-Минсафина апалары алар өчен хәрәкәтле уеннар оештырган, рәсем, крассвордлар чишү бәйгеләре үткәргән. Укытучы-остазлар балаларга чәй эчерүне оештырган.
Бу көнне алар өчен икеләтә шатлык булды, үзләренең дин сабаклары алуларына сөенсәләр, Кадрия апалары кулыннан истәлек бүләкләре, тәм-том тулы пакетлар алдылар, укуларны дәвам иттерү теләген җиткерделәр.
Аннан Казанның 1000 еллык исемендәге мәдрәсә шәкерте, Олы Кариле авылы егете Рушан Әхмәтҗанов мәдрәсәдәге уку тәртибе, яшәү рәвеше , шулай ук нинди дөньяви белемнәр алып булу, нинди һөнәрләргә ия булу мөмкинлеге белән таныштырды.
Укытучы-остазларга да, дин белеме алыйм дип мәчеткә йөргән балаларга да Аллаһының рәхмәте булсын. Динебезне өйрәнеп, белеп һәм олылап үскән балалардан югары әхлаклы, начар гамәлләрдән тыелып, игелекле эшләр кылырга омтылган иманлы кешеләр үсәр, иншәалла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев