Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бурыч – терлекләр баш санын саклау һәм арттыру

Узган дүшәмбедә Кама Тамагы" АХПсының Варварино терлекчелек фермасы базасында терлекчелек буенча семинар үткәрелде. Бер атна элек МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов вәгъдә иткәнчә, авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләренә Варваринодагы кебек югары савымга ирешү өчен ничек эшләргә кирәклеген күрсәттеләр. "Кама Тамагы" АХП директоры урынбасары Дамир Сафин бүлекчәләр буенча сөт сату, тулай...

Узган дүшәмбедә Кама Тамагы" АХПсының Варварино терлекчелек фермасы базасында терлекчелек буенча семинар үткәрелде.

Бер атна элек МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов вәгъдә иткәнчә, авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләренә Варваринодагы кебек югары савымга ирешү өчен ничек эшләргә кирәклеген күрсәттеләр. "Кама Тамагы" АХП директоры урынбасары Дамир Сафин бүлекчәләр буенча сөт сату, тулай савым, үрчем, сыерлар баш саны һәм бүлекчәләр күрсәткечләрендә сизелерлек аерманы күрсәтүче башка кайбер саннарны әйтеп үтте. Варварино фермасы эше турында сөйләп, Дамир Вәкил улы биредә яхшы үрчем - 70 бозау алынуын да билгеләп үтте. Фермада 92 баш сыер булса, шуларның 30ы ташлатылган. Белгечләр фермада башмак таналар әзерләп, аларны каплатуларын, үрчемне читкә чыгармыйча фермада гына калуын әйтеп үттеләр. 70 баш буаз сыер август-сентябрьдә бозаулаячак. Малларны салкын алым белән асрау үзен яхшы яктан күрсәткән: маллар даими рәвештә кардаларга чыгарыла, тулы кыйммәтле рацион бирелә. Бүлекчәдә азыклар җитәрлек күләмдә һәм яхшы сыйфатлы.

- Биредә бер сыердан 20 килограммга якын сөт савып алалар, ә менә Келәнче, Иске Барышта ,беренчесендә үрчем күп алынуга карамастан (155 бозау), савым ни өчендер кими, сәбәбе нәрсәдә? - дип кызыксынды бүлекчә җитәкчеләреннән Павел Николаевич.

Дамир Вәкил улы беренче очракта сөт савып алуның кимүен фермада насос януы һәм су белән проблема булуы, икенчесендә үрчемнең аз - нибары 5 бозау алыну белән аңлатты. Келәнче фермасында бракка чыгарылган сыерлар күп, алар каплатылмый, көтүне яңартырга кирәк. АХП директоры урынбасары бүлекчә җитәкчеләренең җитешеп бетмәгән килограммнарны өстәргә маһир булуларын да билгеләп үтте: "Безгә сездән һава-кәгазь сөте кирәкми. Кече Салтыкта 100 килограммнан артык сөт өстәп язганнар, кемне алдалыйсыз?"

Белгечләр ферма мисалында малларны ашату рационы мәсьәләсенә тукталды. Биредә даими рәвештә арпа парландыралар, март уртасына кадәр сыерларга ылыс - каротин һәм май чыганагы, төрле витаминлаштырылган азыклар бирәләр.

"Кайбер бүлекчәләрдә ашату рационы үтәлмәгәнлектән, районда сөтнең 15 проценты гына югары сорт белән тапшырыла, - диде Павел Николаевич. - Безнең бурыч - сөт терлекчелеген саклап калу һәм арттыру. Сөт терлекчелеге нәтиҗә бирмәгән бүлекчәләрдә ит юнәлешен үстерергә кирәк".

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев бүлекчә җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп аларны кисәтте: "Без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына 2015 елның беренче ярты елына исәп-хисапларыбызны тапшырдык. Без район хакимияте белән тиешле килешүгә кул куячакбыз. Әгәр исәп-хисап саннары кимесә, алынган субсидияне кире кайтарырга туры киләчәк". Ул бүлекчә җитәкчеләрен авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауда да ашыктырды: "Ашыгырга кирәк, мастерскойларыгызны ачыгыз һәм техниканы ремонтлаура керешегез".

Семинар Варварино фермасының терлекчелек биналарын карау белән тәмамланды. Анда катнашучы һәркем үз хезмәттәшләренең уңай тәҗрибәсен игътибарга ала алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев