Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Буш вакыт юк

2011 ел Куйбышев Затон өчен мораль һәм материаль яктан авыр килде. Бу поселок Иделдәге һәлакәт нәтиҗәләреннән күбрәк зыян күрде. Флотның ремонт базасы коллективы озакка сузылган тик торудан авырлык белән чыкты. Алдагы ел белән чагыштырганда 2012 ел йомгаклары оптимизм һәм предприятиене үстерү планнары белән шатландыра. Акционерлар җәмгыятендә элеккечә суднолар һәм аларның...

2011 ел Куйбышев Затон өчен мораль һәм материаль яктан авыр килде. Бу поселок Иделдәге һәлакәт нәтиҗәләреннән күбрәк зыян күрде. Флотның ремонт базасы коллективы озакка сузылган тик торудан авырлык белән чыкты.
Алдагы ел белән чагыштырганда 2012 ел йомгаклары оптимизм һәм предприятиене үстерү планнары белән шатландыра. Акционерлар җәмгыятендә элеккечә суднолар һәм аларның механизмнарын ремонтлау өстенлекле юнәлеш булып калды. 2012 елда суднолар ремонтлау буенча 160 заказ үтәлгән. Суднолар корпусы, винт-руль комплексын ремонтлау буенча зур күләмдә эш башкарылган. Докта бер генә минут та тик тормыйлар. Навигация дәвамында чистарту комплексы да өзеклекләрсез эшләгән. Бу вакытта нефть калдыкларыннан 39 берәмлек чистартылган.
-2011 ел белән чагыштырганда узган елгы керем 70,9 процентка арткан һәм 158 миллион 443 мең сум тәшкил итә,-диде Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖ директоры Наил Вазыйхов (рәсемдә), - бу 2011 ел белән чагыштырганда 65,7 миллион сумга күбрәк. Бу күрсәткеч планы 56,8 миллион сумга арттырып үтәлгән. Эшчәнлек юнәлешләре буенча хезмәт күрсәтү керемен карасак, ул түбәндәгечә: суднолар ремонтлау-123,5 миллион сум- план 84,5; суднолар чистарту- 28,9 миллион сум - план 11,9; башка төр хезмәтләр - 6,4 миллион сум - план 5,8 миллион сум. Предприятиенең бюджетка күчергән салымнар суммасы да уңышлы эш нәтиҗәсендә 5,6 миллион сумга артты. ЕСН - 5,9 миллион сумга артыграк күчерелгән. Ел башына предприятиенең бюджетка түләүләр буенча бурычы юк. Хезмәт хакы түләү, товар өчен поставщиклар белән исәп-хисапта һәм күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүдә дә тоткарлыклар юк.
- Ягъни 2012 ел 2011 елгы җитешсезлекләрне бетерергә мөмкинлек бирдеме?
- Әйе, 2012 елгы эшчәнлектән алынган керем 19 миллион сумнан артык булырга тиеш, бу исә 2011 елдан 4,3 тапкыр күбрәк.
- Предприятиедә шул уңайдан нинди үзгәрешләр булды?
- Узган чор белән чагыштырганда хезмәт күрсәтү фонды ике тапкырга диярлек арткан һәм 67,3 миллион сум тәшкил итә. Узган елгы уртача хезмәт хакы 33 мең чиген узды,
2011 ел белән чагыштырганда 81,4 процентка күбрәк.
- Килеп туган авыр хәлдән завод коллективы ничек чыкты?
- Кыенлыкларга карамастан коллективны саклап кала алдык. Эш булмаганлыктан китүчеләр дә узган ел барысы да кире кайтты. Персонал бары тик биш кешегә кимегән булса, ел дәвамында предприятие кадрлар белән тәэмин ителде. Безнең коллективта эшләүчеләрнең күбесе тиздән пенсиягә китәчәк. Яшьләр эшче белгечлеге алып бездә эшләргә теләми, ә яхшы белгечләр 60 мең сумнан артыграк хезмәт хакы ала. Күрәсең яшьләрне офис урынындагы цехлар һәм предприятиедәге катгый тәртип куркытадыр. Әлбәттә, без программа белән идарә ителүче станоклар белән мактана алмыйбыз, алар безгә кирәкми дә, чөнки без ремонт белән шәгыльләнәбез.
Искергән һәр детальне кабат ясарга туры килә. Шуңа күрә, безгә тәҗрибәле токарьлар, фрезеровщиклар, эретеп ябыштыручылар, корпусчылар кирәк. Бүген теләгән кешене өйрәтеп, бригадага алабыз. Яңа килгән кеше тагын өч ай тәҗрибәле белгеч контролендә эшләячәк.
Судно хуҗаларын безнең ремонт базасы үзенә җәлеп итә, чөнки без судноларны чистартабыз, двигательләр, корпус эшләреннән алып җибәрү-көйләүче барлык системаны ремонтлыйбыз. Димәк, безнең база эшсез калмаячак.
- 2013 елга килешүләр бармы?
- 1 майга кадәр предприятие судноларга кышкы ремонтлауны төгәлләргә тиеш. Навигация арасында атнасына алты көн эшләдек, 1 февральдән җиде көнлек эш атнасына күчәбез, чөнки планлаштырылганны эшләп бетерергә кирәк. Ремонт барышында планда каралмаган өстәмә эшләр дә килеп чыга. Аларны эшләмичә калырга ярамый, чөнки башкарылган ремонт әрәмгә китәчәк. Шуңа күрә субподрядчылар ярдәме дә кирәк булыр бәлки. Ә март аеннан судноларда җибәрү-көйләү эшләренә күчәбез.
Агымдагы елда ремонт эшләреннән 130 миллион сум алырга уйлыйбыз. 2013 ел планы заказчылар заявкасыннан чыгып төзелгән. Чиста табыш 5 миллион сумнан ким булмаска тиеш. Төп производство бурычларыннан тыш предприятиегә җитди ремонт та кирәк - болар механик цех түбәсен һәм чистарту комплексын ремонтлау. Агымдагы елда завод территориясендә канализация төзелеше һәм докка причал стенасының беренче этабы төзелеше башланачак. Алда зур эшләр көтә, планнар гаять зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X