Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Биредә шәһәр-бакча булачак...»

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2015 ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ел кысаларында ял итү яшел зоналарын реконструкцияләүдә күләме һәм планы буенча бик зур программа тормышка ашырыла. "Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, парк һәм скверларны реконструкцияләү кешеләрдә ял итүнең яңа культурасын формалаштырачак, -...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2015 ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ел кысаларында ял итү яшел зоналарын реконструкцияләүдә күләме һәм планы буенча бик зур программа тормышка ашырыла.

"Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, парк һәм скверларны реконструкцияләү кешеләрдә ял итүнең яңа культурасын формалаштырачак, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айрат Малюков, - һәркемнең күңеленә хуш килгән шөгыль табарлык шартлар тудыру мөһим. Табигатьтә булу өстенлекләрен шәһәр тормышының уңайлы атрибутлары белән берләштереп, ял итү яшел зоналары иҗтимагый тормышның яңа учакларына әвереләчәк." -Айрат Ринатович, Татарстанда барлыгы 2015 елда 150 парк һәм скверны төзекләндерү планлаштырыла. Шушы максатларга Республика бюджетыннан миллиард сум акча шәһәрләр һәм районнарга җибәреләчәк. Планда гамәлдәге яшел зоналарны тәртипкә китерү һәм 800 гектар мәйданда яңасын булдыру.

-Безнең районда нәрсәләр карала?

-Без "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексы янындагы паркта эшләр башладык. Аның төзелешенә республика бюджетыннан 7,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. "Вика" ООО подрядчы булып тора. Биредә җәяүлеләр юлына брусчатка җәеләчәк, газон чәчеләчәк, кечкенә архитектура формалары куелачак, балалар мәйданчыгы төзеләчәк, өстәмә рәвештә агачлар утыртылачак. Район үзәгеннән тыш барлык кирәкле атрибутика белән Куйбышев Затонда да сквер булачак. Моның өчен мәйданчык Столяров исемендәге мәдәният йорты янында билгеләнгән.

-Март аенда Рөстәм Миңнехановка республика башкаласы парк зоналарын төзекләндерү проектлары тәкъдим ителгән иде. Президент бу идеяләрне хуплады, әмма реконструкциягә керешкәнче аларны халык белән тикшерергә кушты. Җәмәгать тикшерүләре башланды инде. -Кама Тамагында парк һәм Куйбышев Затонда сквер проектлары берничә тапкыр тикшерелде. Тикшерүләрдә җәмәгатьчелек тә катнашты, аларның теләкләре исәпкә алынды, төзәтмәләр кертелде. Эш барышында да үзгәрешләр һәм өстәмәләр булырга мөмкин. Кайбер уйлар хәзер дә бар. Аеруча уңышлылары тормышка ашачак.

Рәсемдә: җәяүлеләр юлында брусчатка җәяләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев