Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Биотехнология – гамәлдә

"2009-2015 елларга Татарстан Республикасы коммуналь комплексында су үткәргеч-канализация хуҗалыгын һәм җылылык белән тәэмин итү системасын үстерү" программасы кысаларында коммуналь тармакны, шул исәптән су үткәргеч канализация хуҗалыгын финанслау күләме һәм эш юнәлешләре ачыкланды. "Чиста су" республика программасы нигезендә Кама Тамагы районы ВКХсының инвестиция ихтыяҗларының бер өлеше - 15 млн.сум акча Куйбышев...

"2009-2015 елларга Татарстан Республикасы коммуналь комплексында су үткәргеч-канализация хуҗалыгын һәм җылылык белән тәэмин итү системасын үстерү" программасы кысаларында коммуналь тармакны, шул исәптән су үткәргеч канализация хуҗалыгын финанслау күләме һәм эш юнәлешләре ачыкланды.
"Чиста су" республика программасы нигезендә Кама Тамагы районы ВКХсының инвестиция ихтыяҗларының бер өлеше - 15 млн.сум акча Куйбышев затон штпда автомат канализация-насос системасы төзелешенә, ике канализация-насос станциясен монтажлауга, шулай ук 6 километр озынлыктагы канализация линиясе салуга тотылды.
Эш атнасы ахырында елгачылар поселогында хуҗалык көнкүреш һәм җирле халыктан һәм "Фоника-гипс" предприятиесенең таучылар поселогыннан кергән производство юынтык суларны чистарту өчен билгеләнгән чистарту корылмасы комплексы файдалануга тапшырылды. Ул Иделгә, тулаем экологиягә зур зыян салучы зарарлаучы матдәләр агызуга юл куймаска мөмкинлек бирәчәк. Автомат канализация-насос станциясен кабул итүдә ТРда инженерлык челтәрләрен үстерү һәм энергия саклаучы технологияләр, газ кертү фонды генераль директоры Җәүдәт Миңнеәхмәтов катнашты. Комплекс ачылышына аның белән бергә "Татарстан Республикасында инженерлык челтәрләренә капиталь төзелеш һәм энергия саклаучы технологияләрне үстерү идарәсе" ААҖ генераль директоры Илшат Хөснетдинов, "Альтаир-1" ООО генераль директоры Ринат Миначев һәм "Таткоммунэнерго" ААҖ вәкиле килгән иде. Безнең районнан МР башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов катнашты.
Җәүдәт Миңнеәхмәтов станция эше белән танышуны конкрет сораулардан башлады- җитештерүчәнлеге нинди, поселокта ничә кеше яши, хуҗалык-көнкүреш билгеләнешендәге калдыклар таләпләрен канәгатьләндерәме? Ул механик һәм биологик чистарту этаплары, икенчел тондыру бассейны һәм чистарту блогы эше, шулай ук ультрашәмәхә зарарсызландыру белән кызыксынды. Комиссия шулай ук агымсу керү процессын, чистартылган суның Иделгә агызылуын карады. Җәүдәт Мидхәт улы идарә итү шкафы куелган электр щиты эше белән, биредә эшләүче персонал, аларның эш шартлары, техник персоналга хезмәткә түләү белән дә кызыксынды. Башкарма комитет җитәкчесе Илдар Рамазановка ул әлеге станция әбүнәчеләренең чыккан су өчен күпме түләүләре, халык аны ничек кабул итүе һәм аның түләүгә сәләте турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте. Җитәкченең җавабы канәгатьләнерлек булды.
КНСның беренче чираты җитештерүчәнлеге тәүлегенә 180 куб.метр тәшкил итә. Бүген станция җибәрү, көйләү режымында эшли. Халык артуны һәм суның күп тотылуын исәпкә алып чистарту корылмасының икенче линиясе төзелеше мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
Рәсемдә: ТРда инженерлык челтәрләрен үстерү һәм энергия саклаучы технологияләр, газлаштыру фонды директоры Җәүдәт Миңнеәхмәтов комиссия белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев