Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген район Сабан туе бәйрәме үткәрелде

Көн бозылып торса да, мәйданга халык күп җыелган иде. Гадәт буенча бәйрәм котлаулардан башланды. Башкарма комитет җитәкчесе Павел Лоханов үз исеменнән, Республика Президенты, район Советы депутатлары исеменнән басу эшчәннәрен чәчү тәмамлану белән котлап, аларга бүләкләр, грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Халык гореф-гадәтләренә. авыл эшчәннәренә багышланган кереш сүзгә Бөек Ватан сугышында...

Көн бозылып торса да, мәйданга халык күп җыелган иде. Гадәт буенча бәйрәм котлаулардан башланды. Башкарма комитет җитәкчесе Павел Лоханов үз исеменнән, Республика Президенты, район Советы депутатлары исеменнән басу эшчәннәрен чәчү тәмамлану белән котлап, аларга бүләкләр, грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Халык гореф-гадәтләренә. авыл эшчәннәренә багышланган кереш сүзгә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын да үз эченә алган иде. Әмма шулай да, ул игенче, терлекче хезмәте икән, иҗади хезмәт һәрвакыт җиңә Чәчү батыры Александр Гундоров Сабан туе флагын күтәрде.

Сәхнәгә яхшыларның яхшысы - катлаулы шартларда бергәләшеп, язгы кыр эшләрен намус белән башкарып чыккан чәчү алдынгылары, сыер савучылар, бозау караучылар, агрономнар, зоотехниклар, бүлекчә җитәкчеләре күтәрелде.

Сабан туенда алтын юбилейларын билгеләп үтүтче гаиләләрне, озын гомерлеләрне һәм яңа туган балаларны хөрмәтләделәр. Ә мәйданда яраткан халык уеннары һәм көч сынашулар башланды.

Быел балалар өчен күп төрле уеннар шактый иде, шул исәптән түләүсезләре дә бар иде. Волонтерлар теләге булган һәркемне чакырып кына торды. Катерда йөрү быел яңалык булды, ә Ылгымада билкәнле яхталар бар кешенең игътибарын үзенә җәлеп итте. Һичшиксез, милли көрән Сабан туеның иң күңелле мизгеле.

Батырларга бүләк тә бу юлы аермалы иде. Дүрт үлчәү авырлыгындаҗиңүчеләргә берүк төрле бүләк - күпертелә торган көймәләр бирелде. Сабан туеның абсолют батыры Линиз Абдуллин бүләккә моторлы көймә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X