Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Кама Тамагында санитар чистарту икеайлыгы старт алды

Агымдагы елның беренче кварталында муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе 4 тапкыр авылларга чыгып 7 җирлекне тикшерде. - Торак пунктларны тикшерү нәтиҗәсендә административ хокук бозу турында 10 беркетмә төзелде, - ди комиссиянең җаваплы секретаре Геннадий Вахромов - КоАПның 3.6 маддәсе буенча 6 хокук бозу ачыкланды (торак пунктларны төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен...

Агымдагы елның беренче кварталында муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе 4 тапкыр авылларга чыгып 7 җирлекне тикшерде.

- Торак пунктларны тикшерү нәтиҗәсендә административ хокук бозу турында 10 беркетмә төзелде, - ди комиссиянең җаваплы секретаре Геннадий Вахромов - КоАПның 3.6 маддәсе буенча 6 хокук бозу ачыкланды (торак пунктларны төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен үтәмәү) һәм 3.7 маддәсе буенча 4 хокук бозу (этләрне урамда йөртү тәртибен бозу). Нәтиҗәдә - 6000 сумга өч штраф салынган һәм Кама Тамагы суд участогының мировой судьясына 4 беркетмә җибәрелгән.
Икеайлык вакытында комиссия рейдлары атнага ике тапкыр үткәреләчәк. Комиссия членнары җирлекләр территориясендә санитар чистарту буенча эшне бәяли. Рейд нәтиҗәләре газетада урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев