Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Кама Тамагында җиде авыл җирлегендә халык дружиналары оештырылды

- Әгәр 1 декабрьгә районда ДНД әгъзалары булырга теләүчеләр 50 кешедән артмаса, 1 гыйнварга җирлекләрдә 100гә якын кеше ДНДга кушылырга теләк белдергән, - ди Кама Тамагы полиция бүлекчәсе җитәкчесе Алексей Васильев. - Бу очракта закон тарафыннан гражданнарны материаль кызыксындыру каралмаган. Җәмәгать тәртибен саклауда катнашкан ДНД әгъзасы нәрсәгә исәп тота ала?...

- Әгәр 1 декабрьгә районда ДНД әгъзалары булырга теләүчеләр 50 кешедән артмаса, 1 гыйнварга җирлекләрдә 100гә якын кеше ДНДга кушылырга теләк белдергән, - ди Кама Тамагы полиция бүлекчәсе җитәкчесе Алексей Васильев.
- Бу очракта закон тарафыннан гражданнарны материаль кызыксындыру каралмаган. Җәмәгать тәртибен саклауда катнашкан ДНД әгъзасы нәрсәгә исәп тота ала?
- Закон нигезендә, эш бирүче ДНДда катнашучыга 10 көнгә кадәр хезмәт хакы сакланмаган өстәмә ял бирергә тиеш, - дип сүзен дәвам итте Алексей Анатольевич. - Кизү торган вакытта һәр ирекле халык дружинасы әгъзасы бәхетсезлек очрагыннан иминләнгән, ул бәйләвеч һәм жилет белән тәэмин ителә.Эш вакытында ДНД әгъзасына таныклык та бирелә. Бу эшләрнең барысы да җирле үзидарә органнарына йөкләнгән. Моннан тыш, Татарстан Республикасында аеруча аерылып торган ДНД әгъзаларын бүләкләү өчен махсус фонд та бар. Аларга 50 мең сумга кадәр премия бирелергә мөмкин. Узган ел безнең районда җәмәгать тәртибен саклау буенча актив һәм төгәл эше өчен Кама Тамагы отряды җитәкчесе Марсель Мөбәриевка премия бирелде.
- Кемнәр ДНДга керә ала?
- Теләгән һәркемне дә ДНД әгъзасы итеп алмыйлар. Чикләүләр бар. Элек җәмәгатьчелек тәртибен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылучылар, элек хөкем ителүчеләр, Россия Федерациясе гражданлыгы булмаган кешеләр ДНД әгъзасы була алмый.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев