Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Безнекеләр - Дәүләт Думасында

Яшь белгеч-Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Сөйки гомумбелем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Алексей Зиновьев «Минем илем-минем Россия» Россия регионнарын социаль-икътисадый үстерүгә юнәлдерелгән яшьләр авторлык проекты Бөтенроссия конкурсының федераль этабында катнашты.

Сөйкидәге күл һәм күл яны территориясен реконструкцияләүнең социаль-экологик проект авторлары Алексей Зиновьев һәм Сөйки урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Андрей Тураев "Минем илем-минем Россия" проекты конкурсының федераль этабы лауреаты булды.
Конкурс шәһәрләр һәм авылларның икътисадый һәм социаль өлкәсен үстерү, идарә системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән проектлар эшләү һәм аларны тормышка ашыру максатларында үткәрелә. Агымдагы елда конкурска Россия һәм БДБ илләреннән 3 меңнән артык проект эше тәкъдим ителде.
Иң яхшы эш авторлары Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә форумда катнашты.
Конкурсны оештыручылар "Яшьләрнең социаль-экономик инициативасы» иҗтимагый берләшмә гомумроссия союзы, "Минем Ватаным" социаль-экономик инициатива үзәге" регионара иҗтимагый оешмасы, Россиядә парламентаризмны үстерү үзәге; мәгариф буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасы комитеты җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасы комитеты, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгариф буенча федераль агентлык, Россия Федерациясе экономик үсеш һәм сәүдә министрлыгы, Россия Федерациясе региональ үсеш министрлыгы ярдәме белән үткәрелде.
Конкурста җиңүчеләр Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасына чакырылды, бүләкләү тантанасы Россия парламенты спикеры Сергей Нарышкин рәислегендә үтте.
Рәсемдә: Сөйки урта гомумбелем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Алексей Зиновьев Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы бинасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев