Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Безнең мәйданчык иң яхшысы

13 октябрьдә республика программасы буенча төзелгән һәм файдалануга тапшырылган спорт мәйданчыклары кулланылуының нәтиҗәлелеген тикшерү максатыннан безнең районда биш кешедән торган эшче төркем булды, аның составына ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Яшьләр эше, спорт һәм туризм, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыклары вәкилләре керде. Беренче булып...

13 октябрьдә республика программасы буенча төзелгән һәм файдалануга тапшырылган спорт мәйданчыклары кулланылуының нәтиҗәлелеген тикшерү максатыннан безнең районда биш кешедән торган эшче төркем булды, аның составына ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Яшьләр эше, спорт һәм туризм, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыклары вәкилләре керде.


Беренче булып Тенеш штпда мини-футбол мәйданчыгын карадылар. Җирлек башлыгы Илсөя Гайнетдинова билгеләп үткәнчә, мәйданчык яшүсмерләрнең генә түгел, аларның ата-аналарының да яратып ял итә торган урынына әверелгән. ДЮСШ директоры Александр Кочетков биредә спорт мәктәбе оештырган «Күн туп», җирлек командалары арасында иптәшләрчә очрашу матчлары үткәрелүе һәм башкалар турында сөйләде.
"Без республика җитәкчелегенә шундый заманча корылма өчен рәхмәтле. Безнең поселокта мини-футболны бик яраталар һәм ясалма өслекле мәйданчыкның беренче чиратта безнең поселокта барлыкка килүенә шатланабыз",-дип сүзен дәвам итте Илсөя Рафаэль кызы.
Аннан соң кунаклар район үзәгендәге агрошәһәрчек микрорайонындагы күп функцияле спорт-уен мәйданчыгын бәяләде. ТР Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева мәйданчыкның каралган һәм чиста булуын әйтеп үтте.
«Мәйданчыкта уйнаучы балаларның ата-аналары һәм Ләйсән Кәримуллина җитәкчелегендәге "Ключ" иҗтимагый берләшмә волонтерлары чисталыкны тәэмин итә. Таганнар, таучыклар һәм тренажерлар беркайчан да буш тормый",- дип сөйләде МР башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйниятова.
"Мәйданчык шунысы белән яхшы,- биредә барлык яшьтәге кешеләр дә шөгыльләнә һәм ял итә ала",- дип әңгәмәгә кушылды "Кама Тамагы штп" МБ башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин.
Эшче төркем мәйданчыкны файдалану буенча үз тәкъдимнәрен кертте, алар тарафыннан биредә яшәүчеләрнең дә теләкләре исәпкә алыначак. Без үз чиратыбызда районыбызда мондый заманча мәйданчыклар күбрәк булсын дигән теләктә калабыз, чөнки алар безгә бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев