Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Без районда яшәргә һәм эшләргә телибез

Һәрвакыт яшьләр шәһәргә омтылды. Якты киләчәккә, заман уңайлыкларын бөтен барлыгы белән файдаланырга омтылу, башкалардан ким яшәмәскә дигән теләк уку йортларында белем алган күп кенә студентларны шәһәрдә калырга, яки авылдан китәргә мәҗбүр итте. Киресенчә, уку йортларын тәмамлаган егет-кызларның туган якка тартылуын, анда парлы тормыш корып, йортлар төзеп яшәргә теләүчеләр барын да...

Һәрвакыт яшьләр шәһәргә омтылды. Якты киләчәккә, заман уңайлыкларын бөтен барлыгы белән файдаланырга омтылу, башкалардан ким яшәмәскә дигән теләк уку йортларында белем алган күп кенә студентларны шәһәрдә калырга, яки авылдан китәргә мәҗбүр итте.

Киресенчә, уку йортларын тәмамлаган егет-кызларның туган якка тартылуын, анда парлы тормыш корып, йортлар төзеп яшәргә теләүчеләр барын да әйтмәсәк, гадел булмас иде.

Альбина һәм Ленар Айсиннар, яшь укытучылар гаиләсе, әнә шундыйлардан. Үзләренең кече Ватаны патриотлары алар һәм кайдадыр читтә яшәүне күз алдына да китермиләр. Яшьләр икесе дә Кама Тамагы татар урта гомумбелем бирү мәктәбендә балаларга белем бирә. Ленар Исхар улы хезмәт һәм физкультура дәресләре, Альбина Шәһит кызы исә рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Ленар Казан дәүләт һөнәри көллиятен 2003 елда тәмамлагач бу мәктәпкә килә. Альбина Казан дәүләт университетының (хәзер КФУ) татар филологиясен 2004 елда тәмамлый, район газетасында оператор, аннан корректор булып эшли.

-Аны мин мәктәптә эшләргә күндердем, - ди Ленар, ә Альбина исә- һич тә үкенмим, - дип өсти. - Әүвәл башлангыч сыйныфларда эшләдем, аннан татар дәүләт гуманитар педагогия университетында квалификацияне күтәрдем һәм бүген 5-8 сыйныфларда рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирәм.

Уллары Булат беренче сыйныфта укый, һәрвакыт педагог әти-әниләренең игътибар үзәгендә. Ул мавыгып, һәр детальне күз алдына китереп, үз йортларының рәсемен ясый. Айсиннар үзләренең йортлары, ишек алды һәм бакчалары булуын тели.

2007 елда алар яшь гаиләләргә максатлы программа буенча йорт төзү өчен чиратка баса. Быел район үзәгендә йортка нигез салалар. Алар район җитәкчеләренә яшь белгечләргә ярдәм итүләре өчен рәхмәтле. «Без үзебезнең районны яратабыз, биредә хезмәт кую һәм яшәү ошый. Һәрвакыт яшьләрне хуплау һәм ярдәм тою безгә эштә һәм шәхси тормышта стимул бирә", - ди.

- Пенсия яшемә кадәр мәктәптә эшләргә телим. Балаларны, алар белән эшләргә яратам, алар да миңа яхшы мөгаләмәдә, - ди Ленар. Ә Альбина, укытучы эшендә иң күңеллесе, укучыларның сине көтеп алуы, ди. "Син үзеңне аларга кирәк икәнен тоясың һәм зур теләк, позитив кәеф белән эшкә киләсең".

Яшь гаилә, яшь педагоглар үз туган җирен яраталар, аңа тугрылар, туган як та аларны аңлый. Биредә алар бер-берсен тапкан, яраткан эшләре бар һәм үзләренең иң олы хыялларын тормышка ашыралар- үз йортларын төзиләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев