Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Без чәчүгә әзерме?

Узган җомгада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашында район хуҗалыкларының язгы кыр эшләре әзерлеген үзара тикшерү узды. -Үзара тикшерү өчен "Кама Тамагы"АХПның җиде бүлекчәсе: Тәмте, Красновидово, Олы Бортас, Келәнче, Иске Барыш, Карамал, Олы Салтык, шулай ук "Олы Кариле"ААҖ (ике бүлекчә) билгеләнде,- диде механикалаштыру мәсьәләләре белән шөгыльләнүче...

Узган җомгада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашында район хуҗалыкларының язгы кыр эшләре әзерлеген үзара тикшерү узды. -Үзара тикшерү өчен "Кама Тамагы"АХПның җиде бүлекчәсе: Тәмте, Красновидово, Олы Бортас, Келәнче, Иске Барыш, Карамал, Олы Салтык, шулай ук "Олы Кариле"ААҖ (ике бүлекчә) билгеләнде,- диде механикалаштыру мәсьәләләре белән шөгыльләнүче район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илнар Исмәгыйлев. Хуҗалыкларның әзерлек дәрәҗәсен билгеләү өчен бәяләү күрсәткечләре булдырылган. Тулы әзерлек өчен 40 балл җыярга мөмкин иде. Машина-трактор паркларының әзерлеге (тракторлар, күчмә ремонт звенолары, тукландыру, тырмалау өчен агрегатлар, культиваторлар, чәчкечләр, катоклар), хезмәтне саклау (инструкция, куркынычсызлык техникасы буенча кабинет, документлар, куркынычсызлык техникасы буенча инженер вазыйфасы булу, травматизм, махсус кием, индивидуаль саклану чаралары), үсемлекчелек (эш планнары, орлык, инкрустация, медицина күзәтүе, орлыклар агулаганда хезмәткәрләр өчен махсус кием) бәяләнде.

Гомумән алганда комиссия район эшеннән канәгать калды. Тракторлар ремонтлауны тәмамларга кирәк. Авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә авыл хуҗалыгы машиналары әзерлек сызыгына куелып кына калмыйча, барысы да буялган. Кирәк булганда тракторлар да буяла. Машина-трактор паркларында территорияләр җыештырыла, аклана, аларны куаклар һәм кирәк булмаган агачлардан чистарталар. Олы Кариледә техника яхшы әзерләнгән, Ленин исемендәге хуҗалыкка алардан үрнәк алырга кирәк.

Иң күп баллны Красновидово һәм Тәмте (38) бүлекчәләре җыйды, башка бүлекчәләр алардан 1-2 баллга калыша.

Үзара тикшерү тәмамланганнан соң район мәдәният йортында йомгаклар ясалды. Чараны ачканда һәм япканда муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин чыгыш ясады. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов агросәнәгать комплексындагы эшләр белән таныштырды, кризис шартларында авыл товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларын атады, килеп туган хәлдән чыгу юлларын аңлатты. "Сезгә бергә тупланып, чәчүне сыйфатлы үткәрергә, терлек азыгы әзерләүгә җаваплы карарга кирәк,-диде ул. -Бу азык-төлек куркынычсызлыгы чараларының берсе булачак".

Киңәшмәдә төп доклад белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, шулай ук үз компетенциясендәге сораулар буенча кайбер хезмәт җитәкчеләре һәм белгечләр чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев