Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Берсен тапшырабыз, икенчесен төзибез

Балаларны яклау көненә Тенештәге «Улыбка» балалар бакчасы өй туе үткәрергә җыена. -Әлеге мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе төзелеше финишка якынлаша, - ди «Кама» ООО оештыручысы Рамил Галимов. - Без аны узган елның көзендә үк башладык, бу вакыт эчендә бинаның фасады җылытылды, түбәсе алыштырылды, канализация һәм суүткәргеч системасы монтажланды, җылы идәннәр җәелде....

Балаларны яклау көненә Тенештәге «Улыбка» балалар бакчасы өй туе үткәрергә җыена.
-Әлеге мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе төзелеше финишка якынлаша, - ди «Кама» ООО оештыручысы Рамил Галимов. - Без аны узган елның көзендә үк башладык, бу вакыт эчендә бинаның фасады җылытылды, түбәсе алыштырылды, канализация һәм суүткәргеч системасы монтажланды, җылы идәннәр җәелде. Куәтле насос ураштыру нәтиҗәсендә бакчадагы электр белән җылыту уңышлы рәвештә газ белән җылытуга күчерелде. Беренче июньгә балалар бакчасын файдалануга тапшырырга әзерләнәбез.
-Безнең балалар бакчасын ремонтлаучы бригада яхшы эшли, минем барлык тәкъдимнәремне дә исәпкә алалар,- ди балалар бакчасы мөдире Татьяна Фокеева, - ремонт нәтиҗәсендә махсус бүлмәләр барлыкка килде. Болар кер юу бүлмәсе, мөдир һәм шәфкать туташы кабинетлары. Әмма, кызганычка каршы, кухня өчен җиһазлар сатып алынмаган, ә элеккесе хәзерге таләпләргә җавап бирми. Территорияне дә төзекләндерәсе бар. Гомумән алганда, коллектив үзгәрешләрдән канәгать.
Кама Тамагындагы 2нче балалар бакчасына янкорма төзелешен дә «Кама» ООО эшли. Биредә стенасы өелгән инде.
-Объекттагы эш әлегә бары тик 20 процентка гына финансланган, - ди Рамил Ирек улы.- Акча килүгә шунда ук материал сатып алабыз. Хәзер бер үк вакытта эчке ягын штукатурлый башлар идек. Әмма технология буенча башта тәрәзәләрен куярга кирәк, чөнки бу эшне башкарганда үтәли җил булырга тиеш түгел. Тәрәзәләр алырга акча җитми. Бүлмәләр бүленгәч, түшәмнәрне монтажлауга керешәбез.
Тәмтедә тагын бер мәктәпкәчә балалар учреждениесе төзелә. Монда эшләр күп әле.
-»Фарад» ООО төзелеш фирмасы билгеләнгән графиктан калышмый, - ди Тәмтедәге «Аленушка» балалар бакчасы мөдире Нәгыймә Биккенина. - Төзелеш билгеләнгән вакыттан бер ай соңга калып башланса да, стенасын өйделәр инде, бүлмәләр бүленә, суүткәргеч һәм канализация системасы монтажлана. План буенча август ахырында объект файдалануга тапшырылачак.
Нәтиҗәдә, агымдагы елда йөздән артык бала заман таләпләренә җавап биргән өч балалар бакчасына йөри башлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев