Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бергәләп эшәгәндә генә проблемаларны җиңеп була

22 гыйнварда Келәнче һәм Олы Салтык авыл җирлекләрендә яшәү урыны буенча гражданнар җыелышлары үткәрелде. Район җитәкчелеге һәм төрле хезмәт вәкилләре белән очрашуга халык күп килгән иде. Җыелышны муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин ачты. Ул халыкның муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов белән таныштырды. Аннан соң узган...

22 гыйнварда Келәнче һәм Олы Салтык авыл җирлекләрендә яшәү урыны буенча гражданнар җыелышлары үткәрелде. Район җитәкчелеге һәм төрле хезмәт вәкилләре белән очрашуга халык күп килгән иде.

Җыелышны муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин ачты. Ул халыкның муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов белән таныштырды. Аннан соң узган ел авыл җирлегендә башкарылган эшләргә авыл җирлеге башлыгы Дамир Кадыйров отчет ясады. Җирлектә 139 йорт исәпләнә, аларда 402 кеше яши. Шулай ук 25 дача йорты бар. Дамир Габделхәй улы билгеләп үткәнчә, Келәнче районда зур авылларның берсе. Алдагы елларда биредә ике яңа йорт салынган, агымдагы елда тагын бер йорт төзелеше тәмамланачак. 15 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен кредит алган һәм йортларын ремонтлаган, киңәйткән, яңа йорт яны корылмалары төзегән. -ТР хөкүмәте субсидиясен исәпкә алып, 500 мең сум үзсалым акчасы керде. Киләчәктә дә халык белән аңлашып эшләрбез, дип өметләнәм, чөнки бу акча урам юллары төзелеше һәм ремонтлауга тотыла. Ә халык шушы авылда яши. Үзсалымнан кергән акча сизелерлек. 300 тонна вак таш сатып алдык, 860 метр юл салдык, ул мәктәпкә кадәр килеп җитте. Агымдагы елда Комсомол урамындагы юлны киңәйтергә, дамбаны күтәрттерергә һәм вак таш җәяргә уйлыйбыз. Монда су торбалары да салып калдырырга кирәк, ә аның берсе 50 мең сум тора. Безнең чишмә һәм күперне ремонтлау өчен дә акчабыз бар. Бәкидә кечкенә мәчет салырга уйлыйбыз,-дип халык алдында чыгыш ясады җирлек башлыгы. Келәнчелеләрне авылга кадәр керү юлы һәм авыл мәдәният йортын ремонтлау турында борчыган сораулардан тыш, алар яңа янгын сүндерү машинасы сатып алу үтенече белән дә чыкты. "Кама Тамагы"АХПның Келәнче бүлекчәсе җитәкчесе Ринат Ишмиев кыскача эшләр белән таныштырды. -Узган ел без районда чәчүләрне кабул итү буенча өченче урынны алдык, гектарыннан уртача 20 центнер уңыш чыкты. Агымдагы елда шикәр чөгендере чәчәргә планлаштырабыз. Узган ел белән чагыштырганда гыйнварда көненә тулай савым ярты тоннага күбрәк. Җир пайлары өчен исәп-хисап ясадык, әмма алдагы еллар өчен бурычыбыз бар әле. Пенсионер Мәхмүт Гомәров җир пайлары арендасы бәясе турындагы сорауны күтәрде. Җир пайлары өчен салым артса да, аның бәясе элеккечә кала. Аңа АХП генераль директоры Айрат Нугаев җавап бирде. Ул билгеләп үткәнчә, пай бәясен күтәрү өчен финанс мөмкинлеге юк, әмма бүлекчә җир пайлары түләве хисабына бакчаларны сөрергә мөмкин. Ахырдан МР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев