Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Беренче пациентлар кабул ителде

Ике ел районда модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү программасы гамәлдә. Узган елда яңа бинаны беренчеләрдән булып искеказилеләр сынады. Быел 62,5 кв.м. һәм 83,3 кв.м. мәйданлы модульле ике ФАП Тенеш штп һәм Балтач авылында калкып чыкты. Әлеге объектларга инвестицияләр күләме 7 млн. сум тәшкил итте. «ТРда халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү»...

Ике ел районда модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү программасы гамәлдә.
Узган елда яңа бинаны беренчеләрдән булып искеказилеләр сынады. Быел 62,5 кв.м. һәм 83,3 кв.м. мәйданлы модульле ике ФАП Тенеш штп һәм Балтач авылында калкып чыкты. Әлеге объектларга инвестицияләр күләме 7 млн. сум тәшкил итте.
«ТРда халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» максатлы республика программасы кысаларында районда 7 ФАПка - Кече Мәрәтхуҗа, Кыртапа, Балчыклы, Рус Бортасы, Кече Салтык, Олы Карамал, Олы Бортас авылларында 700 мең сумлык ремонт үткәрелде.
Көз башында Балтач һәм Тенеш ФАПлары беренче пациентларны кабул итте. җирлекләрдә үткәрелгән очрашуларда яңа ачылган ФАПлар эше турында яхшы фикерләр әйтелде. биредә яшәүчеләр район җитәкчелегенә рәхмәт сүзен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев