Басуда
Районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре язгы кыр эшләрен төгәлләгәннән соң уңыш формалаштыру буенча эш алып бара.
Бүгенге көндә һава шартлары басуда чүп үләннәре үсешенә мөмкинлек биргәндә чәчүләрне чүп үләннәре, авырулар һәм корткычларга каршы гербицидлар белән эшкәртү авыл хезмәтчәннәре өчен мөһим бурыч. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичәге көнгә район буенча чүп үләннәренә каршы- 16373 гектар, корткычларга каршы-11325, авыруларга каршы-8675 гектар мәйданнар эшкәртелгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда күпкә артык. Шул ук вакытта бары тик "Кама Тамагы" АХПда гына чүп үләннәре, авырулар һәм корткычлар белән көрәшеп, барлык юнәлешләр буенча эш алып барыла. Ленин исемендәге һәм Олы Кариле хуҗалыкларында басуларны чүп үләннәренә каршы гына эшкәрткәннәр. Районның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә 16 сиптергеч исәпләнә.
Әмма алар барысы да эшкә чыкмаган. Шул ук вакытта эшнең сыйфатына да игътибар итәргә кирәк. Кайбер урыннарда гербицидларның тәэсире күренми, бәлки алар яңгырга эләккәндер яки ниндидер башка сәбәпләр тәэсир иткәндер.
Район хуҗалыкларында агымдагы ел уңышы өчен эшләү белән берүк вакытта киләсе ел уңышы өчен дә хезмәт куялар. План буенча уҗым культуралары чәчү өчен 4745 гектар мәйданнар әзерләргә кирәк. Кичәге көнгә эшкәртү бик түбән, бары тик 530 гектар гына. "Яшел янгын"га юл куярга ярамый, басуларны нормаль хәлгә китерергә кирәк.
Рәсемдә: Карамал бүлекчәсендә шикәр чөгендерен чираттагы эшкәртүгә сишәмбе көне генә чыктылар, моңа кадәр эшкә яңгырлар комачаулады. Механизаторлар Салават Гыйләҗев, Мөдәрис Хөсәинов һәм Буадан килгән механизатор Айрат Миңнуллин сиптергечкә су һәм агулы химикатлар сала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев