Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Башкарма комитет җитәкчесе расланды

Узган чәршәмбедә район Советы депутатлары МР башкарма комитеты җитәкчесен билгеләп, мөһим кадрлар мәсьәләсен хәл итте. Әлеге билгеләнү булсын өчен гамәлдәге законда һәм кайбер норматив актларда каралган кайбер процедураларны үткәрү таләп ителде. 16 гыйнварда муниципаль район Советының чираттагы утырышында МР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына вакантлы эшне алып баруга конкурс игълан ителде....

Узган чәршәмбедә район Советы депутатлары МР башкарма комитеты җитәкчесен билгеләп, мөһим кадрлар мәсьәләсен хәл итте.

Әлеге билгеләнү булсын өчен гамәлдәге законда һәм кайбер норматив актларда каралган кайбер процедураларны үткәрү таләп ителде. 16 гыйнварда муниципаль район Советының чираттагы утырышында МР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына вакантлы эшне алып баруга конкурс игълан ителде. Конкурс комиссиясе оештырылды, аңа ТР Президенты билгеләгән өч һәм Совет билгеләгән өч кандидатура керде. Комиссияне МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин җитәкләде.

Конкурс вакыты чыккач, сишәмбе, 10 февральдә, комиссия утырышы булды. Совет утырышында депутатлар алдында чыгыш ясап, Газинур Габидуллин болай диде: "Бирелгән документлар, конкурс процедуралары нигезендә дәгъва кылучы кандидатларның һөнәри һәм шәхси сыйфатларына бәя биреп, конкурс комиссиясе әлеге вазыйфага ике кандидатураны тәкъдим итте. Болар - МР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов һәм МР башлыгы ярдәмчесе Илназ Хөснетдинов. Әлеге кандидатуралар тавыш бирү өчен депутатларга тәкъдим ителде".

Аннан соң сүз ике кандидатка да бирелде, Совет утырышында рәислек итүче билгеләп үткәнчә, алфавит тәртибендә. Павел Лоханов, район белән танышу вакытында һәм гражданнар җыелышларында катнашкан урыннардагы хәл белән танышу һәм аерым нәтиҗәләр ясарга вакыты һәм мөмкинлеге булганлыгын аңлатып, үз программасын бәян итте. Ул кайбер төп юнәлешләрдән тора, аларны үстергәндә районның социаль икътисадый үсешендә аерым уңышларга ирешергә мөмкин. Иң көнүзәк проблема - аграр сектор. Павел Николаевич авыл хуҗалыгы производствосының хәзерге торышы - "районның социаль-икътисадый үсешенә янау" дип билгеләп үтте һәм әлеге проблеманы ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак Барс-Холдинг" генераль директоры Иван Егоров белән тикшерүләрен һәм төп мәсьәләләр буенча үзара аңлашуларын әйтте. Сүз "Кама Тамагы" АХПны берничәгә бүлү, тармакка инвестицияләр, башка тормышчан мөһим мәсьәләләр турында бара.

Программада шулай ук фермерлыкны торгызу һәм үстерү, эшкәртү комплексын торгызу һәм булдыру, ШЯХны хуплау, яшелчәчелекне кертү, мәктәп яны участокларын үстерү һәм башкалар. Өстенлекләр арасында - эшмәкәрлек, туризм, балык тотучылар базаларын үстерү, яшьләргә ярдәм итү, профориентация, спорт һәм спорт инфраструктурасын үстерү, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, танылган якташыбыз Туфан Миңнуллин юбилее һәм башка бик күпләр турында сүз аерым алып барылды.

Чыгышы ахырында ул: "Районда шактый потенциал күрәм, аның язмышына битараф булмаган кешеләр бар. Районыбыз алга китсен өчен уртак тырышлык куюыбызга ышанам". Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына икенче кандидат Илназ Хөснетдинов үзенең чыгышында Павел Лохановның бәхәссез өстенлеген билгеләп, депутатларны аның өчен тавыш бирергә чакырды.

Депутатлар Миндил Шәмсетдинов, Илдус Сәгъдиев, Газинур Габидуллин һәм ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары- территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов Павел Николаевичны яклап чыгыш ясады.

Павел Лоханов кандидатурасы өчен бердәм тавыш бирделәр.

Аннары Павел Николаевич һәм Газинур Әүхәт улы контрактка кул куйды.

Советы утырышында шулай ук муниципаль район бюджеты һәм уставына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев