Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Башкарасы эшләр җитәрлек

Ел саен үткәрелә торган санитар-экологик ике айлык тәмамланды. Җирлек территорияләрен санитар чистартуны тәэмин итү буенча төгәл эш өчен башкарма комитет җитәкчесе карары нигезендә штаб булдырылган, тәртип һәм чисталык булдыру буенча санитар көннәр билгеләнгән иде. Аның йомгаклары турында МР башкарма комитет җитәкчесе Айрат Малюков сөйли. - Бүген торак пунктлардагы үзгәрешләр күзгә...

Ел саен үткәрелә торган санитар-экологик ике айлык тәмамланды. Җирлек территорияләрен санитар чистартуны тәэмин итү буенча төгәл эш өчен башкарма комитет җитәкчесе карары нигезендә штаб булдырылган, тәртип һәм чисталык булдыру буенча санитар көннәр билгеләнгән иде. Аның йомгаклары турында МР башкарма комитет җитәкчесе Айрат Малюков сөйли.

- Бүген торак пунктлардагы үзгәрешләр күзгә күренеп тора. Авыл җирлекләреннән алынган мәгълүматларга караганда, бу чорда 4150 куб метр чүп-чар һәм калдык чыгарылган, 62 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, өмәләрдә биш меңнән артык кеше катнашты, биш мең метрдан артык поребриклар буялды, 3273 агач һәм 460 куаклык утыртылды. Район предприятиеләре һәм оешмалары эштә актив катнашып, торак-коммуналь хезмәтләре белән берлектә атнага ике тапкыр үз территорияләрен җыештырды. Шәһәр тибындагы өч поселокта контейнер мәйданчыклары һәм алар янәшәсендәге территорияләр тәртипкә китерелде. Халык үз йортлары янында да тәртип урнаштырды. Ә менә күпфатирлы йортлар ишек аллары юньләп җыештырылмады, аны аерым гражданнар гына башкарды. Шуңа күрә ике айлык тәмамлануга карамастан, ИК һәм ТМШ җитәкчеләренә халык белән бергә ишек алларын җыештырырга тәкъдим итәбез. -Поселокларда балалар мәйданчыклары белән ничек? -Аларны төзекләндерү эшенә гомумән алынганыбыз юк әле. Биредә ремонт ясарга, буярга һәм территорияләрен төзекләндерергә кирәк. Кичләрен балалар мәйданчыклары буш тормый, димәк, ашыгыч арада уен конструкцияләрен ныгыту зарур. - Ике айлык вакытында төзекләндерү кагыйдәләре үтәлдеме? - Районда төзекләндерү мәсьәләләрен дә караган административ комиссия булдырылган һәм эшли. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ике айлык вакытында шәһәр һәм авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләрен 56 тапкыр бозу ачыкланды. башкарма комитетның урындагы затларына телдән 16 кисәтү ясалды, физик һәм урындагы затларга административ хокук тәртибен бозу турында 37 беркетмә төзелде. ике айлык үткәрелгәндә административ комиссия 8 утырыш уздырды. - 2 июньдә ике айлык йомгаклары буенча авыл һәм шәһәр җирлекләре тикшерелде. Киеренке узган дүшәмбе нәрсә күрсәтте? - Шуны билгеләп үтәргә кирәк, торак пунктлар территорияләрен чистарту уңай нәтиҗә бирде.Юллардагы чокырлар ремонтланды, юл кырыйлары чүп-чардан чистартылды, тукталыш павильоннары буялды. шул ук вакытта авыл торак пунктлары территорияләрен санитар чистартуда җитди кимчелекләр дә бар. Беренчедән, барлык җирлекләрдә дә чаптырылмаган участоклар бар, электр баганалары да буялып бетмәгән. Һәм ахыргы аккорд - санкцияләнмәгән чүплекләр. Тәмтедә чүплек территориясен әйләндереп алып, чүпне җил очырмасын дип тырышсалар, Кече Салтык һәм Яңа Салада аларны җыештырырга да уйламаганнар. Тенештә канализация суы агучы чокыр чүпләнгән. Тулаем алганда, һәркайда төзекләндерү эше ахырынача җиткерелмәгән. Һәр җирлектә башкарасы эшләр җитәрлек.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев