Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Барыбыз да бертигез

Ел саен декабрь башында халыкара инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә. Бу бәйрәм түгел, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бу көнне бездән кызганулар түгел, ә аларга карата нормаль мөнәсәбәт һәм ярдәм көтә. Социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге ункөнлек кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә нәтиҗәле ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрә. 6 декабрьдә биредә инвалид балалар тәрбияләүче...

Ел саен декабрь башында халыкара инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә. Бу бәйрәм түгел, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бу көнне бездән кызганулар түгел, ә аларга карата нормаль мөнәсәбәт һәм ярдәм көтә.
Социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге ункөнлек кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә нәтиҗәле ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрә. 6 декабрьдә биредә инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. Мондый гаиләләрнең барысы да ЦСОНда булмаган, шуңа күрә коллективның һәм чараның төп бурычларының берсе инвалид балаларны социаль тернәкләндерү өчен үзәкнең мөмкинлекләре белән танышу булды. Социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ата-аналар белән эшләде һәм балалар өчен танышып белү уеннары үткәрде.
Күптән түгел психологлар залда мөмкинлекләре чикләнгән балаларда кечкенә моториканы үстерү өчен сенсорлы почмак җиһазлады. Биредә әзер җиһазлардан тыш балалар һәм өлкәннәр кулы белән ясалган әйберләр куелган стеллажлар да бар. Ачык ишекләр көнендә теләге булган ата-аналар өчен психологлар тест үткәрде, ә балалар белән скрапбукинг техникасын үзләштерде һәм тозлы камырдан әйберләр ясады.
- Без Казанның «Гаилә» үзәгендәге өйрәтүче семинарларда теләп катнашабыз, - ди социаль педагог Ләйсән Кәримуллина. - Болар безгә килүчеләр белән эшләүнең яңа алымнарын кулланырга, аларда иҗатка, кул эшләре белән шөгыльләнергә кызыксындыру уята, кешеләргә яңалыклар белән танышырга этәргеч бирә. Уртак чараны балалар да, ата-аналар да яхшы яктан бәяләде, чөнки яңалыкны иң беренче булып беләсе, якыннарың өчен файдалы эшләр башкарасы килә, ә ата-аналар исә балаларының кызыксынып шөгыльләнүенә сөенә генә.
Ункөнлек кысаларында гаилә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлеге волонтерлар белән берлектә «Бар дустым бар, һәрвакыт игелек юлыннан бар» акциясе үткәрергә планлаштыра. Аның максаты - район инвалидларына ярдәм итү.
Рәсемдә: социаль педагог Әлфия гыймадиева тозлы камырдан фоторәсем кысалары бизәү дәресе алып бара, аңа китапханәче Гөлнур Сәмәрханова ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев