Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач авыл җирлегендә юл төзелеше тәмамланды

Агымдагы елда Балтач авыл җирлегендә юллар төзелеше планында нәрсә эшләнгәнлеге хакында аның башлыгы Хәниф Гатауллин сөйләде. -Балтач авылында модульле яңа ФАП эшли, 2014 елда кәрәзле элемтә башнясы төзелде, "Летай" мобильле оператор челтәренә тоташу мөмкинлеге бар, 5 км 350 сетр озынлыктагы Кече Кариле-Балтач арасындагы юл рәсми төстә ачылды. Юл мәсьәләсе күп...

Агымдагы елда Балтач авыл җирлегендә юллар төзелеше планында нәрсә эшләнгәнлеге хакында аның башлыгы Хәниф Гатауллин сөйләде.

-Балтач авылында модульле яңа ФАП эшли, 2014 елда кәрәзле элемтә башнясы төзелде, "Летай" мобильле оператор челтәренә тоташу мөмкинлеге бар, 5 км 350 сетр озынлыктагы Кече Кариле-Балтач арасындагы юл рәсми төстә ачылды. Юл мәсьәләсе күп кенә авыл җирлекләре өчен көнүзәк мәсьәлә иде, ә безнең өчен ул дистә елларга сузылды. Узып баручы елда район программасы буенча Балтачта 550 метр ташлы юл салынды. Эчке авыл юлларын үз көчебез белән ремонтладык. Быелга планлаштырылган эш күләмен арттырып үтәдек, дип әйтә алабыз, гомумән алганда, 2500 метр юл ремонтланды. Үзсалым акчасына 1550 метр озынлыктагы урам юлы ремонтланды, һәр йорттан җыелган халык акчасына 950 метр юлны тәртипкә китердек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев