Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар бакчасы төзелә

Хәзерге вакытта республикада максатлы федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла, шуларның күбесендә безнең район да катнаша. Район үзәгендә максатлы программа буенча мәктәпкәчә яшьтәге учреждение төзү башланды. Ул 50 урынга исәпләнгән. Ел саен мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны арта. Моның белән бергә балалар бакчасына урын җитмәү дә алгы планга чыга. Бу хәл...

Хәзерге вакытта республикада максатлы федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла, шуларның күбесендә безнең район да катнаша. Район үзәгендә максатлы программа буенча мәктәпкәчә яшьтәге учреждение төзү башланды. Ул 50 урынга исәпләнгән.

Ел саен мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны арта. Моның белән бергә балалар бакчасына урын җитмәү дә алгы планга чыга. Бу хәл безнең районны да читләтеп үтми. 2014 елда район үзәгендә һәм Тәмтедә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре төзү планлаштырыла. Район үзәгендә төзелеш урыны сайлау очраклы түгел - балалар бакчасы Комаров урамы микрорайонында, "Кояшкай" белән янәшә төзелә. Микрорайон тиз үсә, яшь гаиләләр, димәк, яңа яшь райондашлар барлыкка килә. Күп кенә яшь гаиләләр икенче, өченче һәм, хәтта, дүртенче бала алып кайтырга тәвәккәллиләр.

Бүген биредә җир әзерләү эшләре бара: чокыр казыйлар, уен мәйданчыгы тигезләнә, тимер-бетон материаллары китерәләр. Моның өчен объектка төзелеш техникасы китерелгән, кирәкле материаль һәм белгечләр җәлеп ителә. Бинаны кыска срокларда төзү каралган. Төзелешнең генераль подрядчысы - ООО «АкТАШ», инвесторы - ТР баш инвестиция һәм төзелеш идарәсе, субподрядчысы - "Кама"ООО - директоры Илдар Хәйруллин. Төзелешне быел 1 июльгә файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Тирә-як йортларда яшәүчеләр бакча мәйданы йорт уен мәйданчыгы урынына корылачагын күреп, борчу белдергән. "Наш Дом" идарә компаниясе директоры Рамил Галимов болай дип җавап бирде: «Балалар уен мәйданчыгы Комаров урамының 13 нче йорты каршына күчерелә". Яңа бина якты, җылы, балалар өчен уңайлы булыр дип өметләник. Нәниләрнең шат авазыннан гөрләп торсын. Яңа балалар бакчасы бинасы төзү белән бакчаларга чират кимиячәк.

«Яңа балалар бакчасы бинасы без яшәгән микрорайонда төзелүгә мин шат. Күптән түгел безнең гаиләдә икенче бала- кызыбыз туды. Ул әлеге матур, яңа бакчага йөрер дигән өметтә калабыз. Шулай ук абыйсына да сеңлесе белән бер бакчада тәрбияләнергә мөмкинлек булса, әйбәт булыр иде», - дип үз фикерләре белән уртаклашты район үзәгеннән яшь әни Гөлназ Яруллина.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев