Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бала күңеле ак кәгазь

28 гыйнварда МР башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдан Шәйморзин рәислегендә балигъ булмаганнар эше комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Мәгариф, халыкны социаль яклау, опека һәм попечительлек органнары, яшьләр эше, хезмәт һәм мәшгульлек бүлеге, сырхауханә вәкилләре составындагы комиссия аның җаваплы сәркатибе Рамил Хәйруллин җитәкчелегендә районыбызда яшәүче җиде кеше эшен тикшерде. Беркетмәләрнең күпчелегендә РФ...

28 гыйнварда МР башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдан Шәйморзин рәислегендә балигъ булмаганнар эше комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Мәгариф, халыкны социаль яклау, опека һәм попечительлек органнары, яшьләр эше, хезмәт һәм мәшгульлек бүлеге, сырхауханә вәкилләре составындагы комиссия аның җаваплы сәркатибе Рамил Хәйруллин җитәкчелегендә районыбызда яшәүче җиде кеше эшен тикшерде. Беркетмәләрнең күпчелегендә РФ административ хокук тәртибе бозу турындагы кодекс маддәләре берничә тапкыр кабатлана. Аерым алганда, "Балигъ булмаган балаларны тәрбияләү вазыйфаларын тиешенчә үтәмәү" һәм "Мототранспортка балигъ булмаган шоферлар һәм шлемсыз идарә итү өлешендә юл хәрәкәте кагыйдәләре" законнарын бозу. Ата-аналарның күпчелеге балалары теләген үтәп, транспортның әлеге төрен сатып алганда, аның куркыныч янавы хакында уйламый, аннары балалары өчен административ җавапка тартыла. Комиссиядә балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары белән үткәрелгән кисәтү эшенең нәтиҗәлелеге мәсьәләсе күтәрелде, мөһим мәсьәләләрне хәл итү юллары эзләнде, аерым алганда, социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләр белән аерым эшләүне оештыру каралды. Шулай ук эчке эшләр органнарында һәм балигъ булмаганнар эше комиссиясендә исәптә торучы яшүсмерләрнең ялын һәм мәшгульлеген оештыру эшен көчәйтү хәл ителде. Бала күңеле ак кәгазь кебек. Аңа нәрсә язылуы ата-аналарга бәйле. Әмма яшүсмергә үзең үрнәк булмасаң, тәрбия нәтиҗә бирмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев